Соңгы вакытта тал чыбыгыннан, кәрҗин, өстәл, урындыклардан тыш, читәннәр дә үрә башладылар. Заманчалап әйткәндә, алар ландшафт дизайнына да үтеп керде. Арча районының Штерә авылы егете Рамил Шәкүров та бүген эшсез тормый. Тал һәм чикләвек куакларыннан вазалар, клумбалар, төрле биеклектәге читәннәр үрә.
- Элек бишекләр дә, каз оялары да талдан үрелеп эшләнгән. Тимер койма дигән нәрсәне белүче дә булмаган, йорт тирәләрен читәннәр бизәгән. Акрынлап аларны пластик материаллар алыштырды. Читәннәрне этнографик музейларда гына күреп була иде. Ә хәзер халык яңадан экологик чиста продукциягә тартыла башлады. Йорт ишегалларын да талдан үрелгән клумбалар белән бизиләр, читәннәр торгызалар. Бу бигрәк тә үз йортлары белән яшәүче шәһәр халкы арасында популяр, - ди ул.
Рамилнең шушы көннәрдә материал әзерләү сезоны башлана. Аларны көз көне, куаклар яфракларын коеп бетергәч җыярга кирәк икән. Көзен җыеп калдырганы кыш буена эшләргә җитә. Тал белән чикләвекнең иң нык, шома ботакларын җыярга тырыша.
- Кәрҗиннәр үрү өчен нечкәрәкләре, читәннәр өчен юанраклары кулланыла. Кәрҗинне үрер алдыннан тал ботакларын чорнап җыеп, бер-ике сәгать казанда кайнатам. Аның хуш исе бөтен өйгә тарала. Ул тал чәчәк атканда чыга торган истән дә көчлерәк. Аннары ботакларны кайрыларыннан чистартып куям, - ди читән үрү остасы.
Кибетләрдә дә сатыла ул үрелгән читәннәр. Рамилнең әйтүенчә, алар бик җиңел, бер урыннан икенче урынга күчереп йөртеп була. Шуның белән дә озакка чыдамыйлар, бер сезонга гына ярыйлар. Талдан сыйфатлы итеп үрелгән, җиргә тимер белән ныклап беркетелгән читәннәр унбиш-егерме ел да тора ала икән.
Рамил төзелеш өлкәсендә эшли. Киләчәктә яңа төр шөгыльгә алынырга уйлый. Авылда шуның өчен махсус остаханә дә төзеп куйган.
- Таш беләнме, агач эше белән бәйле булырмы, анысын әлегә үзем дә төгәл генә белмим, - ди Рамил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар