16+

Штендерсыз нишләрбез?!.

Әгәр дә уңай сыйфатларыңны беркем дә яратмый икән, бар кеше дә сокланырлык кимчелегең булсын! - дип әйткән ди бер акыллысы. Урамдагы реклама такталарыннан (штендер нәкъ менә шуларның бер төре) килгән табышны кимчелек дип әйтеп буладырмы-юкмы, белмим, ләкин Казанның соңгы биш ел эчендә генә дә әлеге эшчәнлектән үз казнасын 400 миллион...

Штендерсыз нишләрбез?!.

Әгәр дә уңай сыйфатларыңны беркем дә яратмый икән, бар кеше дә сокланырлык кимчелегең булсын! - дип әйткән ди бер акыллысы. Урамдагы реклама такталарыннан (штендер нәкъ менә шуларның бер төре) килгән табышны кимчелек дип әйтеп буладырмы-юкмы, белмим, ләкин Казанның соңгы биш ел эчендә генә дә әлеге эшчәнлектән үз казнасын 400 миллион...

2010 елда, мәсәлән, урам рекламасыннан килгән кертем 169,5 миллион сумга җитте. Аппетит ашаганда килә, диләр, шуңа күрә башкала хакимияте хәзер әлеге санны 10 тапкырга арттырырга хыяллана. Бу юнәлештә эш инде башланды. Иң беренче чиратта шәһәр урамнарын законсыз куелган һәм казнага табыш китерми торган реклама такталарыннан арындыру сорала. Хакимият Казанны андый щитлардан 2012 ел азагынача тулысынча чистартырга вәгъдә итә. Аеруча шәһәрнең тарихи үзәгенә зур игътибар бирәчәкләр. Анда зурлыгы 10 кв метрдан да артык булган реклама корылмаларын урнаштыру гомумән рөхсәт ителмәячәк. Моның өчен тышкы реклама объектларының яңа схемасы эшләнә. Хәер, шәһәрнең бүтән районнарында да тышкы рекламаны федераль дәүләт стандартларына тәңгәлләштерү алып барыла.
Сүз дә юк, рекламадан башка яшәешне без инде бүген күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул җәмгыятьнең бөтен тармакларына да үтеп керде. Аеруча сәүдәгә, «Реклама - сәүдәне хәрәкәткә китерүче көч» дигән шигарьне бүген берәү дә инкарь итәргә җыенмыйдыр, мөгаен. Һәм, әлбәттә, күпләр өчен ул зур табыш алу чыганагы да. Ләкин шулай да хәзер инде телеэкраннарда күренеп киткән реклама гына товарга сорауны әллә ни арттыра алмый. Бу өлкәдә массакүләм мәгълүмат чараларына гына өмет иткән вакытлар инде артта калды. Хәзер эре компанияләр рекламаның барлык механизмнары да кергән комплекслы хезмәткә ия булырга омтылалар. Аеруча урам рекламасына. Мәсәлән, шәһәр урамнарына, автотрассалар читенә урнаштырыла торган реклама корылмалары - билдбордларга сорау зур. Гадәттә ул - ныклы багана-терәккә урнаштырылган, иңе-буе 3х6 метрлы щит. Аңа кеше аңына бер карауда барып җитәрлек аңлаешлы плакат ябыштырыла. Хәзер тизйөрешле автомагистральләр янәшәсендә хәтта зурлыгы 15х5 метрдан да артып киткән билдбордларны да күрергә була.
Шәһәрдә киң таралган тышкы рекламаның тагын бер төре - брандмаузерлар. Бусы инде күпкатлы йорт диварларына куела торган җәймә-реклама.
Язмабызның башында ук телгә алынган штендерларга килгәндә, анысы - «өй кыегы» рәвешендәге зур булмаган реклама тактасы. Аны икенче төрле итеп «раскладушка» дип тә йөртәләр. Бу иң арзанлы реклама санала. Әзерләү дә тиз һәм күчереп йөртергә дә җайлы. Теркәү узу да артык мәшәкатьле түгел. Шуңа күрә шәһәр хакимияте, киресенчә, аны хәзер тагы да киңрәк таратып, күбрәк табыш алу яклы.
Әлбәттә, Казанда тышкы реклама белән бик күп реклама агентлары шөгыльләнә. Тышкы реклама дигәч тә, бу аны билдбордларга урнаштыручы фирмалар гына дип уйларга кирәкми. Моннан тыш әле тагын реклама плакатларын ясарга, оракалларны сыйфатлы итеп басарга һәм ябыштырырга да кирәк. Аларның һәркайсы белән махсус фирмалар шөгыльләнә. Тик менә озакламый бу фирмаларның саны җитди кыскарырга мөмкин. Чөнки аларның байлыгын кризис нык хәлсезләндерде. Бу исемлеккә хәтта инде шактый танылган компанияләрнең дә эләгүләре ихтимал.
Дөресен әйтергә кирәк, халыкның рекламага карата мөнәсәбәте бер төрле генә түгел. Аны бөтенләйгә күралмаучылары да байтак. Ләкин, ни генә булмасын, без инде хәзер рекламаны яшәештән кысрыклап чыгара алмыйбыз. Киресенчә, ул безне үзенә көннән-көн ныграк буйсындыра. Иң мөһиме - аны җәмгыятьтә иң матур ялган буларак кына түгел, ә шул ук җәмгыятьне алга этәрүче механизмнарның берсе буларак таный алу. Ә моның өчен илдә реклама турындагы законның камил эшләве мәслихәт.
Нәкъ менә шуны күздә тотып, 21 мартта Казанда «Шәһәр рекламасы» дигән темага махсус конференция уздырырга җыеналар да инде. Анда Россиянең иң эре шәһәрләреннән тышкы реклама өлкәсендә күзәтчелек итүче муниципаль әгъзалар катнаша.
Конференциянең максаты - соңгы вакытта реклама өлкәсендә килеп туган күпсанлы проблемаларны уртага салып, бергә киңәшләшеп хәл итү. Казан шәһәре башкарма комитетының тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе хәбәр итүенчә, бу юнәлештә эшләүче муниципаль подразделениеләр инде күптән нигезле методик күрсәтмәләргә ихтыяҗ кичерәләр. Шулай ук хокукый, икътисади сфераларда да хәл итәсе сораулар аз түгел. Мәсәлән, теге яки бу рекламаны урнаштыру хокукына торглар үткәрү, норматив актларны тәртипкә китерү һәм башкалар.
Конференция «Казан ярминкә»сендә узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading