16+

Шугалакка чыгар чаклар

Кышның рәхәте туйганчы чана-чаңгыда, тимераякта шуып калудыр ул, мөгаен. Чанасын аның бер утыргач кем дә шуар, ә менә чаңгы һәм тимераякта әзерлексез генә шуа башлармын димә. Казанның төрле почмакларында эшләп торучы шугалаклар, чаңгы базалары бу эштә сезгә ярдәмгә әзер. Р.Ваһапов урамындагы ябулы шугалакта тимераяклар прокаты сәгатенә 50 сум гына тора...

Шугалакка чыгар чаклар

Кышның рәхәте туйганчы чана-чаңгыда, тимераякта шуып калудыр ул, мөгаен. Чанасын аның бер утыргач кем дә шуар, ә менә чаңгы һәм тимераякта әзерлексез генә шуа башлармын димә. Казанның төрле почмакларында эшләп торучы шугалаклар, чаңгы базалары бу эштә сезгә ярдәмгә әзер. Р.Ваһапов урамындагы ябулы шугалакта тимераяклар прокаты сәгатенә 50 сум гына тора...

Кышның рәхәте туйганчы чана-чаңгыда, тимераякта шуып калудыр ул, мөгаен. Чанасын аның бер утыргач кем дә шуар, ә менә чаңгы һәм тимераякта әзерлексез генә шуа башлармын димә. Казанның төрле почмакларында эшләп торучы шугалаклар, чаңгы базалары бу эштә сезгә ярдәмгә әзер. Р.Ваһапов урамындагы ябулы шугалакта тимераяклар прокаты сәгатенә 50 сум гына тора әнә. Боз өстенә керү зурларга 80 сум булса, 12 яшькә кадәрге балаларга 50 сум тәшкил итә. Өстәвенә һәр якшәмбе 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр биредә бушлай шөгыльләнергә дә була. Киров районындагы «Баско» ябулы шугалагына барырга теләүчеләр аның бары тик шимбә һәм ял көннәрендә генә һәм 17.00 сәгатьтән 20.30га чаклы гына эшләвен белеп торсыннар. Зурлар өчен боз өстенә керү - 70, балалар өчен 50 сум тора. Бондаренко урамы, 1 нче йорттагы «Ватан» шугалагына керү бәясе - 70 сум. Прокат исә 60 сум. Биредә ял көннәрендә 15.15, 17.00 һәм 18.45 сәгатьләрдә шуарга була. «Татнефть-Арена» бозында шуар өчен прокатка тимераяклар алу мөмкинлеге хоккей матчларына бәйле. Прокат бәясе 150 сум тора. Үз тимераягы белән килүчеләргә боз өстенә керү 120 сумга чыгачак. Дәрвишләр бистәсенең Стадион урамындагы ачык шугалак дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 18.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр эшли. Прокат бәясе - 80 сум, боз өстенә керү 60 сум тора.
Футбол урамындагы «Локомотив» шугалагы эш көннәрендә 15.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Ял көннәрендә ул иртәнге 10.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык. Биредә прокат бәясе - 100 сум. Үз тимераягы белән килүчеләр 30 сумга да шуа ала. Ершов урамы, 7 нче йорттагы «Хезмәт резервлары» эш көннәрендә 17.30дан 21.00 сәгатькәчә эшли. Ял һәм бәйрәм көннәрендә 12.00дән 21.00 сәгатькә кадәр ачык була. Биредә зурлар өчен тимераяк прокаты - 100, 14 яшькәчә балалар өчен - 50 сум. Боз өстенә керү зурларга 60 сум булса, 7 яшькә җитмәгән балалар өчен бушлай. Эш көннәрендә прокат - 10.00дән 17.00 сәгатькә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә исә 9.00дән 17.00гә кадәр эшли. Бер сәгатькә прокат бәясе - 100 сум. Иң билгеле чаңгы базаларының берсе, мөгаен, Дубравная урамындагы базадыр. Биредә чаңгы прокатының беренче сәгате - 120, икенче сәгате 90 сум тора. Аккош күле тирәләрен чаңгыда әйләнергә теләүчеләр өчен «Динамо» чаңгы базасы бар. Ул 10.00дән 15.00 сәгатькә кадәр эшли. Дүшәмбе - ял көне. Биредә пластик чаңгыларны - 150, агач чаңгыларны 80 сумга алып торырга була. Дәрвишләр бистәсенең Парк урамындагы база сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә 15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00дән 16.00 сәгатькә кадәр эшли дип белдерә «АиФ-Казан» басмасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading