16+

Шыгырдый хезмәт базары ишеге...

Бүген хезмәт базарында ихтыяҗ күп булган профессияләр – мәгълүмати технологияләр белгечләре, инженерлар, маркетолог-аналитик, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр.

Шыгырдый хезмәт базары ишеге...

Бүген хезмәт базарында ихтыяҗ күп булган профессияләр – мәгълүмати технологияләр белгечләре, инженерлар, маркетолог-аналитик, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, тәрҗемәчеләр.

Ә якын киләчәктә кирәге калмыйча, бөтенләй юкка чыгарга тиеш дип фаразланганнары – журналист, нотариус, лектор, китапханәче. Яшерен-батырын түгел, аз хезмәт хаклы гади эшче һөнәренә ия булырга теләүче яшьләр аз. Алар белем алып, карьера ясарга өметләнә. Өметсез шайтан гына ди, өметләрнең кайчагында акланган чаклары да була. Бүген эшләүче халыкның 72 проценты профессиясен алмаштырырга әзер, шуның 28 проценты бүтән белгечлеккә яңабаштан укырга риза. Чөнки башкача мөмкин түгел. Бөтенесе дә аналитик белән айтишник булып бетә алмый. Җитәкчеләр күп, эшчеләр белән инженерлар аз – бүгенге хезмәт базары картинасын шундый бер юл белән сурәтләп биреп була.

Россиядә һәм СССРның башка илләрендә төп нәтиҗәлелек күрсәткече (ки-пиай) бик популяр. Җитәкчеләр шул ки-пи-ай белән мавыгып китеп, файда аласы урынга зыянын күбрәк күрә. Узган гасырның туксанынычы елларында әлеге ысулны белмичә куллана башлап, ул бүген дә төп инструмент булып кала бирә.

Аның ярәмендә ике эшне генә эшләп була: максатны билгеләү һәм нәтиҗәне план белән чагыштыру. Мисал өчен, бер шәһәрдән икенчесенә бару өчен без транспорт арендалыйбыз һәм кайбер сәбәпләр (бензин бетү, кар көртенә чуму) аркасында билгеләнгән вакытка барып җитә алмыйбыз. Моның өчен арендага транспорт бирүчене гаепләп булмый. Бу очракта рульне кем бора – гаеп шуңарда. Эшкә алынган хезмәткәр белән дә шулай. Аның тәҗрибәсе, белеме – прокатка алынган машинаның техник характеристикасы кебек. Ә аларны дөрес итеп файдалана белү - җитәкчедән тора (машина рулен борган кебек үк).

Хезмәткәр компаниянең, ягъни системаның бер өлеше икән – әлеге система нәтиҗәлелеге хезмәткәрнең нәтиҗәлелегенә зур тәэсир ясый. Ә системаның сыйфаты өчен кем җавап бирә? Рульне кем бора – шул. Ә кешеләр белән идарә  итү – ул машина руле бору гына түгел. Кул астындагыларның нәтиҗәлелеге канәгатьләндерерлек булмаганда, аны ки-пи-ай буенча начарга чыгарып, ниндидер җәза бирергә була, әлбәттә (күп очрактагыча, хезмәт хакын кисеп, премия язмыйча). Ләкин бу проблеманы чишу юлы түгел. Берничә меңен кисеп, файда эшләп буладыр, шул ук вакытта керергә тиешле дистә меңе керми калырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, кеше финанс хәленең үзгәрешенә өч ай эчендә ияләнә һәм элеккегечә үк яши башлый. Җаен таба белгәннәр чамалый инде, алар да кичә генә өстәл астыннан чыгып туры басып китмәгән.

Психологиядә “фундаменталь атрибуция хатасы” дигән төшенчә бар. Без кемдер бик актив, икенчесе ялкау, кайсыдыр оптимист, ялганчы яки беркатлы дип уйлыйбыз. Ләкин психологлар әйтүченчә, кешегә әйләнә-тирә нык тәэсир итә, ул төрле очракта төрлечә ачыла. Хезмәткәрнең бер җитәкче ачалмаган сәләтен икенче җитәкче дә ачалмаячак дип әйтеп булмый. Ә хезмәт базары туктап, катып калмаган. Ки-пи-айның асылына төшенгәнче ул базар ишеге ачылып-ябылудан тукталмас та әле. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading