16+

 Скотт Риттер: "АКШта журналистика үлде"

 Американың элекке диңгез пехотачысы-разведчигы, бәйсез халыкара эксперты Скотт Риттер “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үзенең “Гонка разоружения” дигән китабын тәкъдим итте.

 Скотт Риттер: "АКШта журналистика үлде"

 Американың элекке диңгез пехотачысы-разведчигы, бәйсез халыкара эксперты Скотт Риттер “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үзенең “Гонка разоружения” дигән китабын тәкъдим итте.

Китапта 1980 елларда Урта һәм кече ераклыктагы ракеталарны бетерү турындагы килешүне (РСМД) кабул итү һәм йөкләмәләрне гамәлгә ашыру тарихы бәян ителә. 

 —Бу китапта вакыйгалар үземнең тормышым аша сурәтләнә, Америка Хөкүмәтенең коралсызлануга мөнәсәбәте күрсәтелә. Килешү кабул ителмәсә, бүген бер кеше дә инде исән булмас иде, чөнки 1980 елларда атом-төш сугышы башлануның ихтималы бик зур иде. РСМД килешүе атом сугышын булдырмый калды,-дип башлады чыгышын Скотт әфәнде.

 Ул үзендә кайчандыр рус солдатларын ничек тә күбрәк үтерү теләге булганлыгын яшермәде һәм ул бу уеннан кире кайтканлыгына сөенүен әйтте.

—АКШта русофобия хөкем сөрә, без Россиядән куркабыз, чөнки Россияне белмибез, Россияне белергә кирәк. Мин Россияне, русларны һәм рус телен өйрәнә башладым. РСМД безне бергә-бергә эшләргә өйрәтте. Хәзер дә без икътисадта да һәм халыклар арасында да үзара аралашу турында уйларга, ике илне дуслаштырырга омтылырга тиеш. Америкалылар-гаҗәеп халык, ләкин арада төрле кеше бар. АКШның көнбатыш яр буе һәм көнчыгыш яр буе халыклары фикер сөрешләре бер-берсеннән нык аерыла. Әмма америкалыларны АКШ Конституциясе берләштерә, Конституцияне һәркем санлый,-диде Скотт Риттер.

“Гонка разоружения” китабы Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Волгоград, Грозный,  Севастополь, Сочи, Иркутск шәһәрләрендә дә тәкъдим ителәчәк.

 —Россиягә килүемнән курыкмыйм, тик күңелдә борчу бар. Мин нинди адымга барганлыгымны белеп адым ясадым. Үзебездәге махсус органнар чиновнигы, АКШ Хөкүмәтенә каршы сөйләсәң, гаиләңә карата чаралар күреләчәк, дип кисәтеп куйды. АКШта журналистика үлде, дип әйтергә була. Сүз иреге тулысынча түгел, Хөкүмәткә каршы мәкаләләр язу бетте диярлек. Үземнең дә кискен мәкаләләремне бастырмыйлар,-диде Скотт әфәнде.
 Сүз кабат атом-төш сугышына әйләнеп кайтты. 

 —АКШны Украина зонасын тулысынча басып алудан Россиянең атом-төш коралы булуы гына туктата. Атом-төш сугышы компьютер уены түгел. Ярар, мин өлкән яшьтәге кеше, ләкин минем ике кызым бар, алар өчен борчылам. Атом сугышы булса, беркем дә исән калмаячак,-диде Скотт Риттер.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading