16+

Сәлам сезгә, тимурчылар!

СССР чоры кешеләре тимурчылык хәрәкәтен яхшы хәтерли. Балык Бистәсе районындагы Күки урта мәктәбендә укыганда без – өлкән сыйныфлар укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз әбиләргә хуҗалык эшләрендә булыша идек.

Сәлам сезгә, тимурчылар!

СССР чоры кешеләре тимурчылык хәрәкәтен яхшы хәтерли. Балык Бистәсе районындагы Күки урта мәктәбендә укыганда без – өлкән сыйныфлар укучылары авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннарына, ялгыз әбиләргә хуҗалык эшләрендә булыша идек.

Үсмер егетләр кар көрибез, кызлар чишмәдән су алып кайта, идән юа. Шаярыша-көлешә шактый эш башкара идек.

Шул ук Балык Бистәсендәге Балтач (Юлсубино) авылында бер төркем укучыларның капка төбендәге карны көрәүләрен күреп, туктадым. 

 – Тимурчылар без, мәктәбебездә тимурчылык хәрәкәте яши. Авылыбызда сугыш ветераннары юк инде бүген. Укучылар тыл ветераннарына, ялгыз бабайларга һәм әбиләргә булыша, шулай ук мобилизацияләнгәннәр гаиләләренә дә ярдәм итәбез, – дип таныштырды Юлсубино мәктәбе укытучысы Гөлназ Гыйлемханова.
Замана яшьләре дә нәкъ безнең мәктәп елларындагы кебек шаяра-көлә эшли. Иң куанган кеше – йорт хуҗасы Сәлман Төхбәтов.

 – Картаеп барабыз шул, малай да хәрби хезмәттә. Каралты-кура тирәсендәге эшләрне җир җимертеп эшли торган чаклар артта калды. Укучыларга рәхмәт! Мин көне буе азапланачак эшне ярты сәгатьтә үтәп чыктылар, – дип шатлана Сәлман Төхбәтов.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading