16+

Солдат 1 елда “бабай”га әйләнми

Россия армиясенә быелның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр көзге чакырылыш кампаниясе бара. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы-1 ел.

Солдат 1 елда “бабай”га әйләнми

Россия армиясенә быелның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр көзге чакырылыш кампаниясе бара. Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы-1 ел.

Республика хәрби комиссары Сергей Погодин 1 октябрьдә “Татар-информ” мәглүмат агентлыгында узган матбугат конферециясендә хәбәр иткәнчә, бездән армиягә 3 меңнән артык кеше җибәрелә. Альтернатив хезмәтне 30 кеше сайлаган. Солдат каешын 1993-2002 елгылар тага, хәрби частьләргә озату 15 октябрьдән соң башлана.

— Җыелу пунктында коронавируска каршы барлык санитар чаралар да күрелгән. Булачак солдатлар медицина битлекләре белән тәэмин ителә. Егетләр хәрби частькә фәкать сәламәт килеш кенә җибәрелә, тест коронавируска уңай күрсәтсә ягъни кеше авырса, аны хәрби частькә озату кичектерелә. Җыелу пунктында 3 мәртәбә кайнар аш оештырыла, ашханәгә һәм савыт-сабаларга дезинфекция үткәрелә, - диде генерал-майор Сергей Погодин.

Татарстан 52 хәрби часть белән шефлык элемтәсендә тора. Бу чакырылыштан да 1200 ир-ат һәм егет шефлыктага частьләргә китә.

“Патриот” җыелу пунктында булачак солдатларга шәхси гигиена тупланмасы бүләк ителә. “Әниеңә шалтырат” (“Позвони маме”) федераль проекты ярдәмендә “Сим-карта” тапшырыла, республика бюджетыннан бер мәртәбә 200 сум акча күчерелә. “Сим-карта”ны дүрт элемтә операторы тәкъдим итә, шулардан күңелеңә хуш берсен сайлап аласың. Шулай ук банк картасы да бирелә. Хәрби хезмәт чорында әлеге картага ай саен 2 мең сум, ә ятимнәргә 3 мең сум акча күчереп барыла. Гаскәр төрләренә карап, егетләр Казанда ук хәрби киемнәргә киенә.

— Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре 4 команданы хәрби частҗләргә кадәр озата бара. Солдатны хәрби частькә кадәр ата-анасы яки туганнары да озатып бара ала, ләкин, билет сатып алу кирәк була. Озата баруны республиканың кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты белән килештерергә кирәк, - диде Сергей Погодин.
 —Булачак солдатларны хәрби частьләргә Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы офицерлары да озата бара. Җыелу пунктында да прокуратура вәкиле эшли. Россиянең башка төбәкләрендә минем Татарстандагы кебек яхшы шартлар тудырылган җыелу пунктларын күргәнем юк, - диде Казан гарнизоны хәрби прокуроры урынбасары Виктор Ильин.
Якташларыбызны хәрби частьләрдә кыерсыту очраклары булгалыймы? - дип борчылып сорау бирдем.

—Хәрби частьләрдә законнарның һәм эчке кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтеп торабыз. Армия хезмәте 2 ел булган чорларда “бабайлык” (“дедовщина”) бар иде. Таләпләр катгыйлана, чакырылыштагы хәрби хезмәтнең 1 елга калдырылуы да файдага булды. Солдат- ярты елдан соң “бабай”. Ләкин, кайтып китәсенә ярты ел гына калганда беркемнең дә эчке кагыйдәләрне бозып, җәзага тартыласы килми. Әгәр кыерсыту очраклары булса, моны кичекмәстән прокуратурага хәбәр бирү кирәк, - дип җавап кайтарды Виктор Ильин.

Куен дәфтәренә:
 Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының “Кайнар элемтә” телефоны- 8 (843) 221-60-06;
 Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасының “Кайнар элемтә” телефоны- 8-(843) 264-23-51.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading