16+

Социаль ипотека программасы буенча фатир отучылар тагын урамга чыгарга мәҗбүр булды

"Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелгән фатирлар 2015 елда ук куллануга тапшырылырга тиеш булса да, әле дә үз торагына күченмәгәннәр җитәрлек.

Социаль ипотека программасы буенча фатир отучылар тагын урамга чыгарга мәҗбүр булды

"Салават күпере" торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелгән фатирлар 2015 елда ук куллануга тапшырылырга тиеш булса да, әле дә үз торагына күченмәгәннәр җитәрлек.

Ни хикмәт, кайберәүләр булачак фатирлары өчен торак бәясен түләп тә бетергәннәр инде, йортларны гына төзеп тәмамларга ашыкмыйлар. Бу хакта редакциябезгә дә зарланып мөрәҗәгать итүче укучыларыбыз җитәрлек. Бәйрәм көннәре булуга карамастан, 4 ноябрь көнне социаль ипотека программасы буенча "Салават күпере" торак комплексыннан фатир откан халык митинг оештырды.

Аларның бу беренче генә чыгулары түгел. Соңгы тапкыр халык 8 октябьрдә Мулланур Вахитов исемендәге мәйданда җыелган иде. Әмма, җитәкчелекнең вәгъдәләре тукран тәүбәсе генә булып калды бугай.

- Вакытлыча кеше фатирында яшәп туйдык. Ай саен 15 мең сум фатир хуҗамсына түләп барабыз. Җилгә очкан акчалар. Үзебезнең торакның яртысыннан артык бәясе түләнгән, ләбаса. Икенче елга кызыбыз укырга керә, аны кайсы мәктәпкә бирергә дә белгән юк, торак икенче елга тапшырылыр дип кем ышандырып әйтә ала? Социаль ипотека программасында катнашкан кеше ай саен исәп счетына акча күчереп барырга тиеш, югыйсә, Дәүләт фонды кисәтү ясый, хәтта кешене социаль ипотека программасыннан төшереп тә калдыра, ә нигә үзе фатирларны вакытында тапшырмый соң, - дип борчуын сөйләде укучыбыз Әлфия апа.

Әлфия апа дәүләт программасы буенча откан "Салават күпере" торак комплексындагы 10-7 нче йорттагы фатирына 2015 елда ук күчеренгә тиеш булган инде. Әмма, йорт әле дә төзелеп бетмәгән. Берара биредә эш бөтенләй тукталып торган. "Дөрес, хәзер йорт тирәсендә эшчеләр күренә, аз булса да үзгәрешләр дә бара кебек. Әмма, бик аркын. Эшчеләр хезмәт хакы түләнми, эшләү кызык түгел, дип зарлана, - ди Әлфия апа.

Әле август аенда гына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Салават күпере" торак комплексындагы төзелешнең соңаруына канәгатьсезлек белдереп, Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллинга шелтә дә белдергән иде. "Вәгъдә иткәнсез икән, үтәгез, торакны вакытында тапшырыгыз",- дигән иде ул чакта. Тәлгат Абдуллин исә бу өлкәдә эшләүнең яңа схемасын тәкъдим итте, бюджеттан бүлеп бирелә торган акчалар подрятчы оешмаларга түгел, ә турыдан-туры төзелеш материаллары белән тәэмин итүчеләргә күчерелергә, эшчеләр дә хезмәт хакын карточка аша ала башларга тиеш иде. Әмма, бу система да бозны кузгата алмады кебек.

Митингка җыелган халык исә кул кушырып утырырга җыенмый, бу проблеманы алар ЛДПР партиясе җитәкчесе Владимир Жириновскийга җиткерергә тели.



Әлегә "Салават күпере" торак комплексындагы төзелеп килүче 22 йортның дүртесе генә куллануга тапшырылган. Йортларның бер өлеше 2017 елда әзер булыр дип вәгъдә итәләр.

Сүз уңаеннан, узган атнада социаль ипотека программасы буенча "вәгъдә ителгәнне дүрт ел" көтүчеләргә әлмәтлеләр дә кушылды. 120 гаилә Изаил Зарипов урамында тапшырылырга тиешле торагын көтә. Әлеге социаль ипотека программасы буенча төзелгән торакка Бөек Ватан сугышы ветераннары, ятим балалар да күченергә тиеш. Митингкка чыгучылар вакыт барган саен торакка бәя артачак дип борчыла, араларында 2012 елда ук фатир отканнар да бар. Әлеге йорт дәүләт торак фонды карамагында булса да, әлмәтлеләр белән очрашуга фондтан бер вәкил дә килмәгән. Аның каравы, Әлмәт җитәкчелеге ике атнадан йортта төзелеш эшләре дәвам итәчәк, торак 2017 елның июнь аена куллануга тапшырылыр дип ышандырган.

 

 

Фото: www.evening-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading