16+

Сугыш чоры балаларын искә алачаклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күп еллар дәвамында игътибардан читтә калып килгән бер катлауны - сугыш чоры балаларын да искә алмакчылар.

Сугыш чоры балаларын искә алачаклар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына күп еллар дәвамында игътибардан читтә калып килгән бер катлауны - сугыш чоры балаларын да искә алмакчылар.

Алай гына да түгел, балачаклары дәһшәтле елларга туры килеп, сугыш тузаны астында күмелеп калганнарның тулы исемлеген булдырып, алар өчен ил күләмендә махсус статус булдырмакчылар. Бу яңалыкны Республика ветераннар (пенсионерлар) Советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков җиткерде.
2015 елның 9 маенда булачак зур тантанага әзерлек бүгеннән үк башланды. Муниципаль берәмлекләрнең ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында үткән пленар утырышта да сүз башлыча шул турыда барды. Җитәкчеләргә Татарстан Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов та фатихасын бирде. «Үсеп килүче буынга сугышның нәрсә икәнлеген аңлату эшләре дә алып барсагыз иде», - дип билгеләп үтте ул оешма җитәкчеләренә мөрәҗәгатендә.
Хәбир Иштирәковның сүзләренә караганда, бәйрәмгә әзерлек тулы көченә бара. «Бер генә ветеран да онытылып калмасын өчен тырышачакбыз», - ди Совет җитәкчесе.
Азнакайда сугыш чоры балаларын һәйкәл куелган. «Бу - Россиядә беренче шундый һәйкәл. Кышкы салкын көннәрдә килеп, безне дә искә алалар бит, дип, елый-елый чәчәкләр салалар. Мондый һәйкәлне һәр районда булдырырга кирәк», - ди Азнакай ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миргасыйм Кәримов. Җитәкченең тагын бер хыялы бар - 2014 елга районның һәр авылында сугышта һәлак булганнарның исемнәре язылган мемориаль такталар куйдыру. Моның өчен якынча 5 млн сум кирәк булачагын да исәпләп чыгарганнар.
Бүген дә сугыш ветераннарының проблемалары кимеми. Торак мәсьәләсен генә алыйк. Бүген республикада 17,5 меңгә якын ветеран торак белән тәэмин ителгән. Татарстанда 96000нән күбрәк ветеран яшәвен исәпкә алсак, фатирлы булучылар кечкенә генә өлешне тәшкил итә. Киләчәктә эшләнер, дигән өмет белән яшәп булмый, ветераннарның сафы күзгә күренеп сирәгәя бара. Соңгы өч елда гына да 47000нән күбрәк ветеран арабыздан киткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading