16+

Тагын тоз бетә?!

Быел тозга кытлык була дип ишеттек. Шуңа да кибеттән ун кап тоз алып куйдык. Хәер, тоз бетә дип без генә борчылабыз, ахры. Кибетче дә безгә гаҗәпләнеп карады. Югыйсә, телевизордан да, тоз бетә, дип сөйләделәр кебек. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. Вахит Яруллин, Яшел Үзән. 1 ноябрьдән Россиягә Америка Кушма Штатлары,...

Быел тозга кытлык була дип ишеттек. Шуңа да кибеттән ун кап тоз алып куйдык. Хәер, тоз бетә дип без генә борчылабыз, ахры. Кибетче дә безгә гаҗәпләнеп карады. Югыйсә, телевизордан да, тоз бетә, дип сөйләделәр кебек. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.

Вахит Яруллин, Яшел Үзән.

1 ноябрьдән Россиягә Америка Кушма Штатлары, Евросоюз илләре, Австралия, Норвегия, Канада, Украинадан тоз кертүне тыя торган закон гамәлгә керде. Белгечләр фикеренчә, безгә әлеге илләрдән кайтартылган тоз барлык бу төр продукциянең 14-15 процентын гына тәшкил иткән. Шуңа да әлеге санкцияләр тозга кытлык китереп чыгармаячак. Татарстан халкы тоз җитмәүне тоймаячак. Тозны Белоруссия, Казахстаннан да кайтартырга уйлыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading