16+

Ташландык балага ата-ана назы, гаилә җылысы бүләк итәсем килгән иде

Ятимнәр йортындагы әти-әни назына сусаган сабыйларны тәрбиягә алучы гаиләләргә күңел белән һәйкәл куябыз.

Ташландык балага ата-ана назы, гаилә җылысы бүләк итәсем килгән иде

Ятимнәр йортындагы әти-әни назына сусаган сабыйларны тәрбиягә алучы гаиләләргә күңел белән һәйкәл куябыз.

Тик кайберләренең максаты гаилә кыйммәтләрен ныгытудан ерак бугай. Изгелек дип акчасына кызыгалардырмы, әллә бала сөю теләге артык мәшәкатьләргә түзмичә, соңрак юкка чыгамы? Тәрбиягә бала алучыларның күплеген истә тотып, укучыларыбызга шундай сорау белән мөрәҗәгать иттек  – яңа гаиләнең нияте нидә: аның бала сөясе киләме, акчасы иләсләндерәме, ул бала гаилә кадерен аңлап, тормышка дөрес берегеп китәрме? 

Гөлнара Семахина (авыл җирлеге башлыгы), Татар Әҗәлесе, Яшел Үзән:
–    Берничә гаилә ятимнәр йортыннан балаларны акча өчен барып алды. Моны хәтта үзләре дә яшермәде. Бар шундыйлары да: кайбер кешегә Аллаһы Тәгалә бала бирми. Бөтен ысулларны кулланып карагач, соңгы өмет белән ятимнәр йортына киләләр. Аларының да төрлесе очрый. Үз баласыдай яратып үстерүчеләренә хөрмәтем зур. Кайчагында шулай да була, тәрбиягә бала алуга, аларга Ходай бала бирә. Үзләренеке тугач, дөньялары бөтенләй үзгәрә. Теге бала читкәрәк этелә. Кимсетәләр дип тә әйтәсем килми, әмма игътибар кими – хак. Үз балаларын үстереп бетергәч, оныклар сөйгән кешеләрнең дә, икәү генә нишләп ятабыз, күңелсез бит, ә ятимнәр йортында никадәр сабый әти-әни назына тилмерә дип, тәрбиягә бала алучылары ихлас күңелләреннән яратып тәрбиялиләр, аларга акчасы да кирәк түгел. Әле бит ул балаларның да үсеп җиткәч, үз әти-әниләрен эзләп табулары ихтимал. Кайсысы шушы мәлдә үзгәрә, тәрбия биргән гаилә игелеген оныта. Ә кайсылары аларны гомере буена үз әти-әнисе дип саный, ә тудырган әнисенә рәхмәтле булып яши.  

Рузилә Шәрәфиева (балалар бакчасы мөдире), Нөрле авылы, Уфа районы,  Башкортстан: 
–    Тәрбиягә бала алучыларның бер ишләре шул сабыйларга җанын ярып бирердәй булып, гаилә җылысында дөрес тәрбия бирә дә, икенчеләре моңа бик җиңел карый, тиз арада андый сабыйлардан баш тарта. Тагын бер нәрсәне онытмыйк, балаларның да кайберләре тәрбиягә алган гаиләне чын әти-әни дип булып кабул итә, ә кайсылары теге яки бу сәбәпләр аркасында яңа гаиләне үз итә алмый. Балалар йортында үскәнче, гаилә җылысын татып үсү күпкә яхшырак. Юкка гына җырларда: "Әнкәйнең күзләре, әткәйнең сүзләре..." – дип җырламыйлар бит инде. Бу сүзләргә күпме наз һәм чын гаилә кыйммәтен саклау тәрбиясе сыйган. 

Марат Минһаҗев (фермер), Иске Йомралы, Апас:
–    Ятим балаларны нинди ният белән алуларын мин белмим. Ләкин кайбер кешеләрдән балаларга бирелгән пособияләргә, акчаларга кызыгып балалар алалар дигәнне ишеткәнем бар.  Минем белүемчә ул акчалар бик зур куләмдә дә бирелми. Бу акчаларның ничек һәм нәрсәгә тотылуын опека бүлекләре дә тикшереп тора. Шуна күрә балалар алып, акча эшләп була дигән нәрсәгә мин ышанмыйм. Әгәр ятим баланы  кемдер тәрбиягә алды икән, аны ашаттым-эчерттем, укыттым, шунын белән минем эш бетте дип уйласа, бу да бик үк дөрес булып бетмәс. Балага хезмәт тәрбиясе дә бирергә кирәк. Бала киләчәктә үзенең тормышын, булачак гаиләсен алып барырлык итеп тәрбияләнергә тиеш.
Люция Галимҗанова (элемтә бүлеге җитәкчесе), Югары Аты, Арча:
–    Дин ягыннан, пәйгамбәребез үксезләрне тәрбиягә алырга кушкан. Төрле гаилә бар, әмма акчасына кызыгучылар да бар. Тәртипле гаиләдә балалар тәртипле үсә. Баласыз тилмерүчеләрне,  үзләренекен үстереп тә, балага туймаган кешеләрне ерактан ук күрәсең, урамда каршысына очраган баланы сөяләр, яраталар, күчтәнәчен биреп китәләр. Мин үзем кеше баласын ярата алмас идем. Танышларым алды, үзе бала таба алмыйча озак еллар интекте: йә төште, йә вакытыннан алда туып үлде, дигәндәй. Тәрбиягә алдылар да, үзләренеке дә туды. Сирәк барсам да күрәм, ике балага мөнәсәбәт ике төрле... Икенче бер танышымның баласы булмады, тәрбиягә бала алып үстерделәр, инде өйләндерделәр. Аларның тәрбиясенә рәхмәттән ары сүзем юк, кирәксә әрли дә, хәтта яшүсмер чорында, берәр көн сөйләшмиләр дә иде. Яратмасаң, кеше баласын орыша алмыйсың, анысы да дөрес тәрбия бирер өчен эшләнә бит. 
Мин үзем дә гаилә җылысын тоеп үсмәдем. Әни белән араларыбыз бик якын булмады, әти кызы идем, ә ул 12 яшемдә үлеп китте. Балаларымны икеләтә яратып, чын гаилә җылысына төреп үстердем.   

Гөлнара Галимуллина (блогер, пешекче), Олыяз авылы, Мамадыш:
–    Мин бала тудыру йортында эшләдем. Ике ир баладан соң, кыз бала сөясем килеп, берәрсе ташлап кайтып китсә, үзем алам дип тә йөргән идем, ирем рөхсәт бирмәде. Үз балалары өстенә ятимнәр йортыннан бала алучыларны беләм. Алар эш аты бу гаиләдә, хезмәтче ягъни мәсәлән. Акча алу максатыннан алынган гаиләдә ут яндырып эшлиләр балакайларым. Эшкә өйрәтергә дә кирәк, килешәм, әмма кадерсезләнмәсеннәр. 18 яше тулганны гына көтәбез, алар китәләр бит, диләр. Кая бара соң алар? Яңа гаилә гомерлек әти-әни нигезе түгелмени? Яратып, кадерләп үстерергә көчләре җитсә генә тәрбиягә бала алсыннар иде. Андый гаиләне дә беләм, күз карасыдай үстерде берәүләр. Өйләнде, зур дәрәҗәләргә иреште ул бала. Әти-әни димәгән сулышы юк. Менә шундый югарылыкта булсын иде бу гамәл!
 Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый дигән гыйбарә дә бар әле, анысын да онытмыйк. Кеше баласын үстерүе җиңел түгел, андыйларга Аллаһы көч һәм сабырлык бирсен иде. 

Гөлнур Фәйзуллина (мәдәният хезмәткәре), Түбән Тәкәнеш, Мамадыш:
–    Үз балаларымны үстергәндә өй сала идек. Авыр чагыбыз, итәккә утыртып бала сөяргә дә вакыт булмады. Ә күңелемдә никадәр наз калды... Бала сөясем килә. Бу хакта иремә әйтергә күпме талпындым, әмма курыктым. Ятимнәр йортыннан бала алып үстерер идек тә, хәзер инде олыгаеп киттек кебек, бар игътибарым, назым оныкларыма. Чит кеше баласын өенә алып кайткан кешенең акчада гаме юк, андый сүзләргә ышанмыйм мин.

Эльза Сабирҗанова, телевиение дикторы, Казан:
–    Мин үзем дә берничә мәртәбә тәрбиягә бала алырга талпындым. Моны дусларым да, туганнарым да, хәтта кайбер хезмәттәшләрем дә белә. Олы улымны тапканда, палатагы бер хатын кызыннан баш тартты. Миңа шул җитә калды, бу баланы үзем алып чыгып китәм, улым белән “кызым” бергә үсәчәк дип хыялландым. Тик ул мин уйлаганча гына җиңел эш түгел икән, баланы тәрбиягә алыр өчен айлар түгел, ел буе артыннан йөрергә кирәк дип аңлаттылар. Үз баламны күтәреп, нәүмизләнеп чыгып киттем, ышанасызмы? Аннары да бала алырга теләдем. Иремә әйткән саен каршы килде. Мин аны гаепләмим, һәр кешенең үз фикере.  Ике бала үстердек, әнием кулда, 10 елдан бирле каты авырый. Акчага да тилмермим, тәрбиягә бала алып үстергән өчен күпме түләүләре белән дә кызыксынганым юк. Мин бер ташландык балага ата-ана назы, гаилә җылысы бүләк итәсем килгән иде. Кеше баласын тәрбияләүче кешеләргә чын-чынлап сокланам.  

Илфат Әскәров, Чаллы 
–    Минем танышларым арасында да мондый гаиләләр бик күп. Берсе дә акча мәсьәләсенә килеп бәйләнмәде. Берсе әнә 5 баласын үстереп кеше итте дә, кечкенә бала сөясем килә дип, кабат бала сөю рәхәтлеген тояр өчен,  ятимнәр йортыннан бала барып алды. Акчага мохтаҗ кеше түгел алар. Икенче бер танышларым, ир бала үстерәләр иде, кыз бала кирәксенделәр. Алдылар! Үз исеменә яздырдылар. Ятимнәр йортыннан бала алучылар тирән ихтирамга лаек, чын кешеләр дип уйлыйм. Моңа зур батырлык кирәк. Үз гаиләңдә үстергән бала да, артык иркә булып, тәртипсез юлдан китәргә мөмкин. Ятимнәр йортында үскәннәре арасында да, тормышка ике кулы белән ябышып, үзен юктан бар иткәннәре – зур дәрәҗәләргә ирешкәннәре байтак.      
 
 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading