Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге татар ишаннары турында кино төшерә.
Берничә атнадан аны тәкъдим итү чарасы да булачак. Дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сүзләренчә, элеккеге татар ишаннары турында фильм төшерү - күптәнге хыял, аның идеясе моннан берничә ел элек үк булган. 2005 елда идея авторлары Самарага, Башкортстанга барган, үзебезнең район-авылларда йөргәннәр. Ниндидер сәбәпләр белән, ул эш тукталган. Нияз хәзрәт аларның эшен дәвам итәргә алынган.
- Хәзер исә аның актуальлеге тагын да артты. Татар халкының абруйлы дин әһелләре күп булган. Шактый хезмәтләр язып калдырганнар. Күпләр аларның үзләрен дә, хезмәтләрен дә белми. Ул шәхесләр тулысынча өйрәнелмәгән. Без бу эшкә аларны, һичшиксез, халыкка танытырга тиешбез дип алындык. Бу бигрәк тә яшьләребез өчен кирәк. Интернеттан алар ислам дине турында дөрес булмаган мәгълүматлар табып ала. Үз максатларына ирешү өчен Коръәнне үзләренчә шәрехләүчеләргә, төрле радикаль дини агымнарга иярәләр. Шуңа да яшь буынны үзебезнең дин әһелләренең тормышлары, хезмәтләре белән якыннанрак таныштырырга, аларны популярлаштырырга тиешбез. Дини мирасыбызны кайтару ул - заман таләбе. Фильмны төшерүнең дә беренче максаты шул. Яшәү рәвеше белән дә, эш-гамәлләре белән дә башкаларга үрнәк булып торган татар ишаннары турында мәгълүматлар эзләп, Россиянең күп төбәкләрендә булдык. Халык дини остазларын әле дә хәтерли, яратып искә ала. Халык арасында аларның абруе зур булган.
- Татар ишаннары күп булган дидегез, фильмга аларның кайсылары керде?
- Бөтен ислам дөньясында иң алдынгы уку йортларыннан саналган «Рәсүлия» мәдрәсәсенә нигез салган Зәйнулла ишан Рәсүлевнең тормышы белән таныштырачакбыз. Ул 1833 елда хәзерге Башкортстанның Учалы районында туган, төрле мәдрәсәләрдә гыйлем алган, Троицк шәһәрендә яшәгән. Зәйнулла ишанның шәкерте Баязит хәзрәт Хәйруллин турында да кызыклы мәгълүматлар тупладык. Ул Махачкалада яшәгән. Татарларны гына түгел, дагыстанлыларны да укыткан. Әлеге халык аны бик нык хөрмәт иткән. Тиздән Дагыстанда 5 мең кеше сыйдырышлы ике мәчет ачылачак, аларга югарыда искә алган татар ишаннары - Зәйнулла Рәсүлев белән Баязит Хәйруллинның исемнәрен бирергә җыеналар.
Казанда яшәгән Сираҗетдин улы Гали ишан турында да белүчеләр юк диярлек. Ул гаҗәеп шәхес булган. Мәккәдә укып кайткан, Коръәнне яттан белгән. Тыйб гыйлемен дә өйрәнгән. Аның балалары булмаган, хатыны Хәдичә белән унсигез ятимне тәрбияләп үстергәннәр. Ишан 1937 елда вафат булган.
Гарифула хәзрәт Гайнуллин - Казанның соңгы ишаны. 1984 елда бакыйлыкка күчә. Ул да күркәм холкы белән күпләргә үрнәк булган шәхес.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин 1970-1990 елларда «Мәрҗани» мәчетендә имам булып хезмәт иткән. Телгә оста, зирәк, хикмәтле бер хәзрәт булган. Тумышы белән Нурлат районы Кулбай-Мораса авылыннан. Кизләү мәдрәсәсендә укыган.
Мөхәммәдзакир Чистави - дини һәм дөньяви яктан уңышка ирешкән, ике якны тигез алып барган шәхес. Дин әһеле буларак, 47 ел Чистай мулласы булып торган, 2нче гильдия сәүдәгәр буларак, ике мәчетне һәм мәдрәсәнең дүрт бинасын салдырган, йөзләгән шәкертләр укыткан. Аның мәдрәсәсендә мәшһүр галимнәребез Ризаэддин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими укыган. Укучылары арасында Кавказ халыклары да булган. Иң мәшһүр шәкертләренең берсе - Сәйфулла Башларов. Ул совет чорында Дагыстан мөфтие булган. Укытучысы Мөхәммәдзакир Чистави турында, тирән гыйлем бирде, әдәп-әхлакка өйрәтте дип, җылы сүзләр әйтеп калдырган.
Ишаннар гыйлемгә, югары әхлакка ия кешеләр булган. Алар халыкны дингә сүзләре-вәгазьләре белән генә түгел, эш-гамәлләре, яшәү рәвешләре белән дә чакырган. Һәр әйткән сүзләре хикмәтле. Дөньяви фәннәрне дә яхшы белгәннәр. Аларның остазлар чылбырын карасак, ул Пәйгамбәребезгә барып тоташа. Димәк, аның рухи тәрбиясен дәвам итүчеләр булганнар.
Татар ишаннары башка халыкларга да хезмәт иткән. Кайберәүләр иң зур гыйлемне Мәккә белән Мәдинәдә генә бирәләр дип уйлый. Төньяк Кавказ белән Урта Азиядә көчле уку йортлары булган. 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынды, мәчет-мәдрәсәләр җимерелде. Татарлар үз авыл-шәһәрләрендә гыйлем ала алмады. Надан булып калмас өчен, Урта Азия белән Төньяк Кавказга юл алганнар. Кино төшерү төркеме шул җирләрдә дә булып кайтты. Шактый материал тупладык. Фильм 20-25 минутлык булыр дип уйлыйбыз. Ул рус телендә чыгачак, алга таба татарчага да тәрҗемә итү нияте бар. Аны төрле сайтларга эләчәкбез, телевидениегә тәкъдим итәчәкбез. Гомумән, Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте дин әһелләренең, галимнәренең мирасын кайтару өстендә зур эш алып бара. «Хозур» нәшрият йорты аларның китапларын тәрҗемә итеп бастыра. Мирасыбыз бик бай.
- Тиздән сафка басачак Болгар ислам академиясенә дә әлеге эштә зур өметләр баглыйсыздыр?
- Академиянең Болгарда төзелүенең үз хикмәте бар. Идел буе Болгар дәүләте бик көчле рухи, мәдәни үзәк булган. Анда зур мәдрәсәләр эшләп килгән. Аларда хәтта гарәп илләреннән килеп укучылар да булган. Мәсәлән, XV гасырда яшәгән гарәп галиме, тарихчы Ибн Хәҗәр әл-Гаскаләни әйтүенчә, Гыйрактан бер шәкерт Болгарга килеп гыйлем алган. Соңрак ул Анатолиядә һәм Сүриядә дәресләр биргән. Көнчыгыш илләре белән булган тыгыз элемтәләребез турында Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин һәм башка галимнәребез үз хезмәтләрендә бай мәгълүматлар биргәннәр. Әлеге традицияләр торгызылачак. Ни өчен дигәндә, Болгар ислам академиясендә үзебезнекеләр түгел, гарәп галимнәре дә дәресләр бирәчәк. Сүрия ислам университеты, Каһирәнең әл-Әзхәр университеты белән килешү төзелде. Иорданиянең башкаласы Амман халыкара университеты профессоры, пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) 42нче буын оныгы шәех Габдеррәзак әс-Сәгъди дәресләр бирергә ризалашты. Ислам белгечләре, галимнәре үзебезнең академиядә әзерләнгәч, чит илгә укырга бару ихтыяҗы кими. Шуның белән без шәкертләрне кирәкмәгән агымнардан саклап калачакбыз. Академиядә белем алучылар татар дин галимнәренең хезмәтләрен дә өйрәнәчәк. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗанинең утызга якын хезмәте барлыгын беләбез. Аларның күбесе - гарәп телендә. Иске татар язуы, ягъни гарәп шрифты белән язылганнары да бар. Шуларны тәрҗемә итеп чыгару бурычы бар. Моның белән без мәдәниятебезне, тарихыбызны саклап калачакбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар