16+

«Татар кызы» бәйгесендә катнашучы Эльвина Нәҗипова: «Бирнәгә чигелгән парлы мендәрләрем күптән әзер инде»

Мөслим районының Татар Бүләре авылыннан Эльвина Нәҗиповага карагач, чын татар кызы менә шундый булырга тиеш, дип уйлап куясың.

«Татар кызы» бәйгесендә катнашучы Эльвина Нәҗипова:  «Бирнәгә чигелгән парлы мендәрләрем күптән әзер инде»

Мөслим районының Татар Бүләре авылыннан Эльвина Нәҗиповага карагач, чын татар кызы менә шундый булырга тиеш, дип уйлап куясың.

Әле чигелгән калфагы белән милли күлмәкләренең берсен киеп куйса, нур, мөлаемлык, чын хатын-кыз рухы бөркелгән хан кызына әйләнә дә куя ул. Менә шушы гүзәл кыз иртәгә Чиләбе каласында узачак «Татар кызы» бәйгесендә безнең республика данын яклый да инде. Тыгыз репетицияләреннән аерып булса да, ярыш алдыннан аның белән сөйләшеп алдык.

- Эльвина, дистәләгән кыз арасында финалга чыгу авыр булдымы? Гомумән, ярымфиналда нинди сынаулар аша уздыгыз?
- Татарстан данын якларга дәгъва кылган барлык кызлар да гүзәл, уңган, татар телен камил белә иде. Финалга барысы да чыгарга лаеклы иде. «Татар кызы» бәйгесендә тышкы матурлыкка караганда, кызларның эчке дөньясын бәялиләр. Шуңа да ярымфинал интеллектуаль тур кебек узды. Тарихыбызга бәйле сорауларга җавап бирдек, токмач бастык, Иске Татар бистәсендә кулъяулык чиктек. «Сөембикә образы», «Тарихта эзен калдырган татар хатын-кызлары образы» һәм «Үз җирлегебезнең танылган хатын-кызлары» дигән темаларга инша язарга кирәк иде. Мин өченче теманы сайладым. Узебезнең Мөслим районында туып-үскән Зифа Басыйрова, Шәмсия Җиһангирова, Дания Заһидуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Лилия Садриева кебек хатын-кызлар тарихын башкаларга да ишеттерәсем килде. Бу гүзәл затлар мөлаем, үз җиренә, туган теленә мәхәббәт белән янучы шәхесләр. Шул ук вакытта алар үзләренең хатын-кыз булуын да онытмый.

- Иртәгә конкурсның финалы. Әзерлек эшләре ничек бара?
- Хәзер чыннан да репетицияләрнең иң кызган мәле. Иртәнге тугыздан кичке тугызга кадәр сәхнәдә без. Бу көннәрдә Казан дәүләт җыр һәм бию ансамбле егетләре белән аулак өй күренешен әзерләдек. Финал өлешендә чыгышыбыз җыр-бию белән үрелеп барачак. Бию номерларын, дефиле серләрен Ләйсән һәм Айрат Хәмитовлар җитәкчелегендә өйрәнәбез. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргәч, университетта дүрт ел буе үзебезнең «Яшьлек» бию төркемендә чыгыш ясагач, бу әйберләр миңа таныш.

- Кыз бала тәрбияләүдә иң төп рольне гаилә башкара диләр. Сезнең үзегезгә генә хас традицияләр бар икәнен дә ишеттек. Якыннарың белән таныштырып кит әле.
- Минем бабаларым элек-электән читек теккән. Авылыбызда бабамның бабасы хөрмәтенә аталган Нәҗип тавы бар. Без анда гаиләбез белән ел саен тау шуарга барабыз. Әтием Рифат - Сабантуйлар батыры, спортка гашыйк кеше. Энем Зирәк тә хәзер аның эзеннән китте. Кул көрәше, милли көрәш буенча төрле ярышларда җиңүләр яулый. Әнием Гөлфия балалар бакчасында пешекче. Сәхнәгә менүемә дә ул сәбәпче. Сеңлем Әдилә белән миңа, алкаларыбызга кадәр туры китереп, матур-матур күлмәкләр дә тегә әле ул. Бер әбием кул эшләренә бик оста. Мендәр тышлыклары, кулъяулыклар, картиналар чигә. Мин дә аннан өйрәндем. Элек кызлар чигүле мендәрләр белән кияүгә барырга тиеш булган. Минем үзем чиккән парлы мендәрләрем күптән әзер инде. Үземне бик бай кеше итеп саныйм. Ике яктан да әби-бабаларым исән. Алар ярдәме белән, чын авыл кызы, татар кызы нинди булырга тиешлеген өйрәнеп үстем. Көтүгә йөрдем, сыерын да саудым, ипи дә бастым... Бүген дә әле алар мине нәрсәгә дә булса өйрәтеп, үгет-нәсыйхәтләрен биреп тора.

- Эльвина, мин сине һәвакыт калфактан күрәм. Син аны йоклаганда да салмыйсың бугай?
- Йоклаганда салына инде ул (елмая). Мин милли киемнәрне бик яратам. Иң беренче калфак белән камзулны Миләүшә Мусина тегеп бирде. Ул кием белән беренче тапкыр Уфа шәһәрендә узган «Белем осталыгы» Бөтенроссия бәйгесендә чыгыш ясадым. Алар миңа уңыш китерде, җиңү яуладым. «Татар кызы» бәйгесенең ярымфинал өлешендә дизайнерлар Миләүшә һәм Луиза Скипина әзерләгән образларда чыгыш ясадым.

- Синең катнашмаган бәйгең юк бугай: «Ел студенты», «Яз гүзәле», «Бикафест» бәйгеләре дисеңме. Әле "Тәртип" радиосында, «Мизгел» яшьләр театрында да эшлисең. Барысына да ничек өлгерәсең?
- Догаларымны укып, Ходайга гел шөкер итеп киләм. Шул очракта кеше үз вакытын дөрес бүлә белә. Борчылып, эшкә тотынганчы мин моңа җитешерменме, булдыра алырмынмы дип уйлап йөрсәң, ул эш барып чыкмаячак.

- Син бит әле мөгаллимә дә, быел мәктәптә беренче елыңны эшләячәксең. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында да укытучылыкка ант бирдең. Бу җаваплы эшкә нинди хис-кичерешләр белән тотынасың?
- 27 нче татар гимназиясендә III-V сыйныфларга татар теле һәм әдәбият дәресләре бирәчәкмен. «Илһамлы каләм» конкурсында катнашканнан соң, педагогия университетына гашыйк булдым. Укыганда төпле белем алдык, аларны балалар белән дә уртаклашасым килә. Татар теленә заманча, яңа алымнар белән өйрәтергә уйлыйм. «Татар кызы»нда алган тәҗрибәләрем дә миңа эшемдә ярдәм итәр. Укытучы укучысын фәннән тыш үзен төрле яктан ачарга өйрәтергә дә тиеш бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading