16+

Татар телен өйрәнүгә яшьләрчә караш

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркында «Tatar.Бу Хакатон» бәйгесе узды

Татар телен өйрәнүгә яшьләрчә караш

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркында «Tatar.Бу Хакатон» бәйгесе узды

Яшь программистлар – мәктәп укучылары һәм студентлар ике көн дәвамында үз идеяләрен үcтерү юнәлешендә эшләде. 40 сәгать эчендә татар телен өйрәнү һәм популярлаштыруга багышланган кызыклы инновацион проектлар туды.

- Хәзер телне өйрәнү методикалары дәреслекләргә яки стандарт алымнарга таянып кына түгел, ә инновацион алымнарны, мәсәлән, виртуаль чынбарлыкны яки ясалма интеллектны кулланып та эшләнә. Барлык проектлар да милләтебезне саклап калу белән бәйле булырга тиеш, - диде Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чара ачылышында.

Бәйге быел дүртенче мәртәбә һәм KazanDigitalWeek-2023 халыкара форумы кысасында уздырылды. Татарстан шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләрдән, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән барлыгы 211 гариза алынган. Төп этапка 96 катнашучы сайланган, алар 2-5 кешелек командаларга берләшеп, үз идеяләрен тормышка ашыру юнәлешендә эшләде. Төрле өлкәдәге экспертлар аларга дөрес юнәлеш биреп торды.

- Барлык проектларның максаты – татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Катнашучылар моның өчен төрле ысуллар тәкъдим итә. Бу нинди дә булса уен, телеграмм-бот, веб-портал һәм башкалар булырга мөмкин. Экспертларның бурычы – катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итү. Беренче чекпоинтта яшь програмистлар безнең янга үз идеяләре белән килеп, максатлары, максатчан аудиториянең кем булуын аңлата. Без аларга киңәшләр, юнәлеш бирәбез. Аннары алар проектлары өлешчә әзер булгач мөрәҗәгать итәләр. Ниндидер техник кыенлыклар туган булса, без шулай ук булышып җибәрәбез. Финал чекпоинтында катнашучылар тулаем әзер проектны тәкъдим итә, без инде кушымтаның масштабын һәм эшләнмәләрнең тормышта куллану мөмкинлекләрен бәялибез, - дип сөйләде хакатон эксперты Алинә Даминова.

Катнашучылар ике яшь категориясендә көч сынашты. Кече һәм өлкән лигада өчәр җиңүче билгеләнде. Әйтик, Казанның 2 лицей-интернатының 4 укучысы берләшеп, “Әйти егетләр” командасын булдырган. Хакатонда аларның бу беренче генә тапкыр катнашуы. Моңа да карамастан аларның тәүге тәҗрибәләре шактый уңышлы була – егетләр бәйгедә икенче урынны яулый.

- Без күптән татар теленең юкка чыгу проблемасына игътибар иттек. Укытучылар һәм башка бер төркем кешеләр арасында сораштырулар уздырып, телне өйрәнүдә игътибар итәргә кирәкле аспектларны ачыкладык. Күпләр тел өйрәнү грамматика һәм аерым сүзләр белән генә чикләнми, мәдәниятне дә өйрәнү мөһим, дип ассызыклады. Шуннан чыгып, без кулланучыны гореф-гадәтләр, мәдәният һәм тел белән "дуслаштыра" торган мобиль кушымта булдырдык. Проектның көчле ягы – һәр кулланучыга уникаль карау, безнең дәресләр реаль белемнәр нигезендә генерацияләнә. Система артистлар, рецептлар, әдәбият һәм башкаларны тәкъдим итәчәк, - дип сөйли Руслан Пимурзин.

Кече лигада 1 нче урынны “Фотоавантюра” проекты белән “За деньги, әйе” командасы (КФУның IT-лицей укучылары һәм 2 нче лицей-интернат укучылары) яулады. Алар гид һәм юл күрсәтүчене алыштыра торган кушымта эшләгән. Истәлекле урыннар турында мәгълүмат алуны гадиләштерү өчен фото буенча объектны билгеләү мөмкинлеге өстәлгән. Шул рәвешле шәһәр буйлап йөргәндә татар мәдәниятен өйрәнеп булачак. Команда 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.

Студентлар арасында беренчелек - “KAN” командасында. “Tatarlit” проектын булдыручыларга 70 000 сумлык сертификат бирелде. Бу сервис рус һәм татар телләрендәге китапларны уку, тыңлау һәм иллюстрация ясау мөмкинлеген бирә.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading