16+

"Татарча диктант" яза алмаганнарга тагын ике көн вакыт бар

Бүген 25 ноябрь. Бөтен Җир шарының төрле ил-кыйтгаларындагы туган телен белүче, яратучы милләттәшләребез диктант яза.

"Татарча диктант" яза алмаганнарга тагын ике көн вакыт бар

Бүген 25 ноябрь. Бөтен Җир шарының төрле ил-кыйтгаларындагы туган телен белүче, яратучы милләттәшләребез диктант яза.

Татарча! Татар теленә мәхәббәт уятучы, аның абруен күтәрүне максат итеп алган бу матур чара җиденче тапкыр уза. 2015 елда яшьләр тәкъдиме белән хәерле сәгатьтә башланып китеп, елына ике тапкыр яз һәм көз айларында үткәрелә ул. Узган ел миллион ярымнан артык кеше 4 меңнән артык урында язган булган ул диктантны. 

Узган ел мин дә әлеге диктантны Урал тавы башында - Свердловск өлкәсе, Әрәкәй авылында язган идем. Быел белемне Татарстан Язучылар берлеге бинасында сынарга туры килде.

2021 елда Татарстанннан читтәге төбәкләр өчен язган булсам, быел үзебезнең республика өчен махсус сайланган иң авыр текстны яздым. Минем белән бергә өстәл артында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, талантлы язучылар : Марат Кәбиров, Амур Фәлах, Илсөяр Ихсанова да бар иде.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла үзе дә язды. Тексты Зөлфәт Хәкимнең "Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?" дигән романыннан алынган. Ә бу әсәр узган ел "Казан утлары" журналы уздырган яңа әдәби әсәрләр конкурсының роман номинациясендә беренче урынны алган иде. Бик җиңел тоелса да, (татарча ич ул!) әбелхәят, гыйсмәт шикелле сирәк ишетелә торган сүзләр дә очраштыргалады. Аннары тыныш билгеләрен дөрес куяр өчен дә татар теле грамматикасының күп кенә кагыйдәләрен искә төшерергә туры килде.

Уйламыйча гына булмады, диюем. Аннары язуым матур булсын, танылсын дип тә акрынрак язарга тырыштым. Югыйсә, гомер буе кәгазь өстендә каләм кыштырдатып, язуларыбыз "бака боты, дуңгыз сырты"на әйләнеп беткән, еш кына үзең дә таный алмый аптырыйсың. Узган ел Уралда текстны күз алдыбызда кәгазьдән карап укыган иделәр. Быел телевизор экраныннан Зөлфия Вәлиева әйтеп торды диктант текстын.
— Балачакта укытучы булып уйнарга ярата, диктант та яздыра идем. Бу эшне үземә тапшыргач, бик сөендем, - диде ул.
Мин аның да хисләрен аңлыйм. Шатлыклы да, шул ук вакытта бик җаваплы да эш ул диктант яздыру. Бер елны Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге гимназиясендә үзем дә әйтеп торган идем текстны. Роберт Миңнуллинның китап турындагы мәкаләсеннән өзек иде ул. 

Тик шунысын да яшермим, үзең язу күпкә тәэсирлерәк. Шушы мәгьрур халык баласы икәнеңне тоя-тоя язарга тырышасың. Хаталар булса гафу итсеннәр инде. "Бәндә хатадан хали түгел, - ди безнең акылы халык. Тагын "белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, " - дип тә өсти. Ә инде минем сүзләремнең дөреслегенә, тәэсирләрнең чынлыгына ышанасы килгән, ә бүген ниндидер сәбәпләр белән диктантны яза алмаганнарга әле тагын 27 сенә кадәр( аны да кертеп) ике көн бар. Әйдәгез, бүген бик тә кирәкле бу эшкә бердәм кушылыйк та, болытлы-явымлы көзне язга әйләндерик. Күңелләребездә генә булса да...

Фото Казанның 57нче номерлы мәктәбендә үткән чарадан төшерелгән. Биредә диктантны 70 кеше: укытучылар, әти - әниләр, укучылар язган. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узем дэ диктант язган тосле хис итеп укыдым. Рэхмэт авторга.эле дэ ярый татарны зурлаучы,телебезнен матурлыгын саклаучы шундый язучыларыбыз бар. Сэфинэ Алиуллова. Буа.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без, мәктәпләрдәге татар теле укытучылары, Бөтендөнья татарлары диктант язу көнен көтеп алабыз. Мәктәпләрдә зур бәйрәм кебек уза ул.Менә кичә дә күңелле булды.Шул мизгелләрне фотога да төшердек. Өлгер дә инде Шәһри Казан газетасы!!! Дөресрәге, көн кадагы булган һәр яңалыкны вакытында халкыбызга җиткереп баручы журналистыбыз Йолдыз Шәрәпова! Кай арада безнең мәктәп фотосын да газетага урнаштырган! Укучыларыбызның бу чарада бик теләп катнашуларына, район һәм мәктәп администрациясенең ярдәм итүенә бер шатлансак, газета битендә үз фотобызны күрү икеләтә шатлык булды! Бик зур рәхмәт!

      Мөһим

      loading
      2
      X