16+

Татарстан халыкларының III съезды алдыннан: «Безне ишетерләр дип уйлыйм»

Татарстан халыкларының III съездына әзерлек дәвам итә. Әлеге уңайдан республика районнарында делегатлар сайлана. Гадәттә, мондый зур җыеннарда ниндидер яңа фикерләр ишетәсең, киләчәккә максатлар куясың. Делегатлар бу турыда үзләре ни уйлый?

Татарстан халыкларының III съезды алдыннан: «Безне ишетерләр дип уйлыйм»

Татарстан халыкларының III съездына әзерлек дәвам итә. Әлеге уңайдан республика районнарында делегатлар сайлана. Гадәттә, мондый зур җыеннарда ниндидер яңа фикерләр ишетәсең, киләчәккә максатлар куясың. Делегатлар бу турыда үзләре ни уйлый?


Леонид Сапожников, Балтач районының удмурт оешмасы рәисе:
- Без, съездга бару өчен, делегатларны сайладык. Барысы биш кеше барачак. Анда үзебезне борчыган мәсьәләләргә җавап ишетергә өмет­ләнәбез, теләк-тәкъдимнәребезне дә җиткерергә уйлыйбыз. Республикада яшәүче удмуртлар өчен газета чыгуын телибез. «ТНВ» телеканалында угро-фин халыклары турында даими тапшыру эшләнсен иде. Аннары, 1997 елдан бирле тупланып килгән материалларымны җыеп, «Сокровища удмуртского фольклора» дигән тарихи-документаль китабымны чыгарасым килә. Аңа да грант формасында ярдәм алып булмасмы дигән өметем бар. Безне ишетерләр дип уйлыйм.

Роза Гатауллина, Зәй районының Милли мәдәният үзәге җитәкчесе:
- Милли мәдәният үзәге җитәкчесе буларак, мине гаилә кыйммәтләрен саклап калуның заманча ысуллары кызыксындыра. Тел, традиция, гореф-гадәтләр, йолалар иң беренче нәүбәттә гаиләдә саклана. Әлеге проблема бүген бөтен милләт кешесен борчый. Шушы мәсьәләдә башкаларның эш тәҗрибәсен өйрәнәсебез килә. Үзебезнең эшне дә күрсәтү теләге бар. Без даими рәвештә «Зирәклек дәресләре» үткәреп киләбез. Очрашуга төрле милләтнең абруйлы вәкилләрен, лидерларын чакырабыз. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында төрле милли бәйрәмнәр уздырыла. Май чабуны да, карга боткасын да, нәүрүзне дә бәйрәм итми калганыбыз юк. Уенын-чынын кушып әйткәндә, съездга үзебезне дә күрсәтергә, башкаларны да карарга барабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading