16+

Татарстан көзге агач утырту өмәсенә әзерләнә

Татарстанда “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында, көзге якта агач утырту һәм территорияләрне яшелләндерү эшләре бара. Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың урман хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Равил Кузюров сөйләгәнчә, үзәк вакыйга Балык Бистәсе районындагы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында була.

Татарстан көзге агач утырту өмәсенә әзерләнә

Татарстанда “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясе кысаларында, көзге якта агач утырту һәм территорияләрне яшелләндерү эшләре бара. Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың урман хуҗалыгы министры вазифасын башкаручы Равил Кузюров сөйләгәнчә, үзәк вакыйга Балык Бистәсе районындагы Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында була.

Кәлшәләр һәрвакыт кадерле
Яңа Арыш авылы янында 2,5 гектар мәйданда нарат кәлшәләре-үсентеләре утыртылачак. Әлеге 25 сентябрьдә булачак чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Россия Федерациясенең экология һәм табигый чыганаклар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенконың катнашуы көтелә. “Уку-тәҗрибә Саба урманчылыгы” учреждениесе лабораториясендә чыгарылган триплоид усак һәм башка үсентеләр тәкъдим ителәчәк. Усак агачлары Кама аръягында күп. “Татнефть” акционерлык җәмгыяте әле тагын 1 миллион төп усак утыртырга теләк белдерде. Гадәти усак 25 елдан чери башлый, триплоид усак нык булачак, – диде Равил Кузюров.
 Татарстанда хәзер урманнар мәйданы 1 миллион 300 мең гектарга якынлашып килә. Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычында 2011 елдан бирле агач утырту максатчан рәвештә үткәрелә. Шушы еллар эчендә бездәге урман фонды 6500 гектарга арткан.

Агач утырту өмәсе
Татарстанда 26 сентябрьдә барлык муниципаль берәмлекләрдә агач утырту өмәләре оештырыла. Министрлык һәм урманчылыклар 1 миллион төп кәлшә хәстәрләп куйган.
Нарат, чыршы, каен, юкә, миләш агачлары утыртыла. Элек агач төрләре буенча кварталларга бүлеп утыртылган. Хәзер катнаштырып утыртабыз, чөнки катнаш урман авыруларга бирешми. Республикада ун елда агач утырту өмәләрендә 435 мең кеше катнашты. Көзге якта агач утырту чараларына мәктәпләр дә актив кушылды. Урман никадәр генә зур булса да, ул артык түгел, – дип, агач утыртуда җәмәгатьчелекнең быел да читтә калмаячагына ышана министр Равил Кузюров.

ТАССР агачлыклары
“Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Татарстанда 511 мең төп агач утыртылган. ТАССРның 100 еллыгына багышлап агачлар утырту әле дә дәвам итә.

Сакланганны саклый
Аллаһның рәхмәте республикабыз урманнарында 2011 елдан бирле янгыннар теркәлми. Ләкин, бу тынычланырга була дигәнне аңлатмый. Урман кырыйларында ут таралуның 299 очрагы хәбәр ителгән, хәвеф тиз арада бетерелгән, ут урманнарга күчмәгән.
Урман янгыннарына каршы 25 станция эшли, аларда 342 берәмлек махсуслаштырылган техника файдаланыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә урманчылыкларга быел тагын 112 берәмлек транспорт чаралары кайтартылды, – диде Равил Кузюров.

Утын кирәкме?
Авыл халкы 2007 елда кабул ителгән федераль канун нигезендә республика урманнарында шәхси төзелеш яки утын өчен агач кисә ала, диде Равил Кузюров. Урманчылыкка барып гариза язарга кирәк.
Утын әзерләүдә һичнинди проблема юк. Ауган агачларны кисеп алу урман чисталыгына файдага гына. Тик авышкан, әмма тамырында булып, авыш хәлендә дә үсеп торган агачларны кисәргә рөхсәт бирелми, – дип аңлатма кертте Равил Кузюров “Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына.

Елатмыйк чәчәкләрне
Язгы һәм җәйге чорда табигать кочагында ял итүчеләр аеруча күп. Табигатькә чыгу бик әйбәт, тик кайбер кешеләр чүп-чарны шунда ук ташлап калдыра. Урман эчләренә, чәчәкләр өстенә чүп аудармасак иде. Табигатьнең чисталыгы безнең өчен шифа бит, – дип үтенә республиканың баш урманчысы.
Урман, елга-күл буйларына чүп ташлаган өчен гражданнарга 3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф салына.

Куен дәфтәренә
Урман янгыннарын күреп алсагыз Татарстан Республикасының “Урман янгыннары үзәге” учреждениесенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр биру сорала. Телефоннары: 8-800-100-94-00; 8-(843) 221-37-95.

Фото "ШК" архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading