16+

Татарстан Россия субъектларының инновацион үсеше рейтингында беренче урында тора

ТАСС мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Югары икътисад мәктәбенең статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады иснтитуты директоры Леонид Гохберг журналистларга шулай дип белдерде.

Татарстан Россия субъектларының инновацион үсеше рейтингында беренче урында тора

ТАСС мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Югары икътисад мәктәбенең статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады иснтитуты директоры Леонид Гохберг журналистларга шулай дип белдерде.

Матбугат конференциясе Санкт-Петербург - Мәскәү - Казан телекүпере форматында узды. Леонид Гохберг сүзләренчә, рейтинг инновацион эшчәнлекнең социаль-икътисади шартларын, аның нәтиҗәлелеген, фәнни-техник потенциалын һәм төбәк органнарының инновацион сәясәте сыйфатын характерлаучы дүрт төрле индекс нигезендә төзелә.

- Рейтинг ул төбәкләрнең көчле һәм йомшак якларын билгеләргә ярдәм итә. Кайсы өлкәгә игътибарны арттырырга кирәклеген искәртә. Рейтинг төзү барышында күп кенә төбәкләрнең инновацион сәясәте бик зәгыйфь булуын күрдек. Татарстан исә аларга бар яктан да үрнәк булып тора. Әлегә кадәр дә ул исемлекнең югары позицияләрендә торды, узган елны икенче урында булса, бу юлы беренче урынга ук менеп утырды, - дип ассызыклады ул.

Икенче урында - Мәскәү, өченче урында - Санкт-Петербург, дүртенчедә - Мордовия. Леонид Гохберг әйтүенчә, Мордовия 18 урыннан 4 урынга ук күтәрелгән.

Статистик тикшеренүләр һәм белем икътисады иснтитутының кластер сәясәте бүлеге мөдире Евгений Куценко әйтүенчә, республиканың әлеге югары уңышы беренче чиратта төбәктәге предприятиеләрнең инновацион активлыгы һәм фәнни потенциалны арттыру белән бәйле.

- Татарстан фән өлкәсендә яшьләрнең күп булуы белән аерылып тора. Фәнни хезмәткәрләрнең 53 проценты 39 яшькә кадәргеләр. Фәннең нәтиҗәлелеге ягыннан да республика лидер. Патентлар, технологияләрне экспортка чыгару ягыннан югары күрсәткечләргә ирешкән, - диде ул.

Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстанның икътисад министры Артем Здунов очрашуда катнашучыларга республиканың инвестицион климаты һәм инновацион үсеше турында сөйләде.
- Бездә махсус икътисади зоналар, индустриаль парклар һәм технопарклар уңышлы эшләп килә. Био-, нано-, IT технологияләр, генетика, робототехника, югары технологияле медицина кебек юнәлешләргә зур игътибар бирелә. Химия сәнәгатендә, машина төзелешендә, биотехнологияләрдә махсуслашкан инжиниринг үзәкләре оеша башлады. Алар сәнәгатькә һәм Россия икътисадының башка секторларына заманча инновацион технологияләр кертүне тәэмин итәчәк, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading