Бу елның тынгысыз кышы Татарстан юллары торышына да тәэсир итми калмаган. Кисәк килгән кышкы салкыннар хәтта асфальт юлны да чәрдәкләндереп, чокырлар хасил иткән.
Скопировать ссылку
Бу елның тынгысыз кышы Татарстан юллары торышына да тәэсир итми калмаган. Кисәк килгән кышкы салкыннар хәтта асфальт юлны да чәрдәкләндереп, чокырлар хасил иткән.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр иткәнчә, быел республика юлларын төзекләндерү өчен барлыгы 13,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 3,8 миллиарды яңа юллар салуга тотылачак. Быел яңа юлларның гомуми озынлыгы 130 чакрымга сузылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча кышкы суыклардан зыян күргән юлларны төзекләндерүгә өстәмә рәвештә тагын 2,3 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчага 200 чакрым юл төзекләндереләчәк. Министр сүзләренчә, юллар инде беренче сентябрьгә кадәр тәртипкә китерелергә тиеш.
- Балалар мәктәпкә укырга барганда, юллар алар тормышы өчен куркыныч булырга тиеш түгел, - диде Ленар Сафин.
Икътисади яктан авыр хәлдә барлык юлларга да таш җәеп булмый, әлбәттә. Шуңа да юлсызлык проблемасын вакытлыча чишәргә вак таш ярдәм итә. 2016 елга мондый «очсыз» юллар салу өчен генә дә бер миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Мөмкинлек булуга, таш асфальтка алыштырылачак.
- Һәр авыл җирлегендә без асфальт юл сала алмыйбыз. Шуңа да кечерәк авыллар булса, юлларга вак таш җәю кулайрак. Аның ярдәмендә юлда сазга батмыйча йөреп була. Бу икътисади яктан да кулай. Бер чакрым асфальт юл салу өчен 22 миллион сум акча кирәк, ә таш юл 6 миллионга гына чыга. Президент моны хуплап, инде өченче ел акча бүлеп бирә. Татарстан юллар салучы аз санлы төбәкләрнең берсе, башкаларда ул да юк әле, - диде Ленар Сафин.
Тагын бер миллиард сум акча район үзәкләрендә юл төзекләндерү өчен тотылачак. Шулай ук «Авыл юллары» федераль программасы буенча 14 авыл яңа юл белән тоташтырылачак.
Комментарийлар