16+

Татарстанда беренче тапкыр Мәүлид кичәсе зурлап уздырылды

Бу дүшәмбедә мөфтиебез Илдус хәзрәт Фәйз янә үзе эшләп киткән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсенә менде. Республикабызда ай дәвамында үткәрелгән Мәүлид кичәләрен, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәмне шул рәвешле йомгаклады ул.

ТР Мөселманнары диния нәзарәте оештырган әлеге чараның мәртәбәле кунаклары арасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән Россиянең Баш мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин да бар иде.
Мәүлид татар мәкаме белән Коръән аятьләре уку, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында документаль фильм күрсәтү белән башланып китте. Әлеге чараны «Болгар» радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов алып барды. Илдус хәзрәт Фәйз: «Мәүлид укыган вакытта илдә бәрәкәт, иминлек хөкем сөрә. Рөстәм Нургали улының Мәүлидкә килүе бәйрәмебезне шәрифләде, ямьләде», - диде үз чыгышында.
Илдус хәзрәттән соң сәхнәгә Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин күтәрелде: «Кайберәүләр бу бәйрәмне бидгать, диндә яңалык дип санап ялгыша. Безнең монда килүебезнең сәбәбе - Мөхәммәд Пәйгамбәргә (с.г.в.) гыйбадәт кылу түгел, ә аңа мәхәббәтебезне белдерү. Безнең белән догада Президентыбызның да катнашуы халык белән дәүләт бер булуын аңлата», - диде ул.
Мәүлид кичәсендә шулай ук Татарстанның танылган имамнары, вәгазьчеләре чыгыш ясады. Тамашачылар каршында җырчы Зөһрә Сәхабиева, ИлСаф, Мәликә, «Зө-Ләй-Лә» триосы һ.б. яшь башкаручылар, ансамбльләр үзләренең дини җырларын, мөнәҗәтләрен тәкъдим итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading