16+

Татарстанда футбол буенча бөтенроссия ярышлары узачак

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары арасында футбол буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирны ачу тантанасында футбол буенча РФ җыелма командасының элеккеге уенчысы Алексей Смертин катнашачак.

Татарстанда футбол буенча бөтенроссия ярышлары узачак

Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылары арасында футбол буенча бөтенроссия ярышлары узачак. Турнирны ачу тантанасында футбол буенча РФ җыелма командасының элеккеге уенчысы Алексей Смертин катнашачак.

7 сентябрьдә Казанда инвалид спортчылар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында футбол буенча «Корыч ихтыяр» бөтенроссия ярышлары старт ала. Турнир Россиянең 25 төбәгеннән 500 гә якын атлетны берләштерәчәк, ди хәбәр ителә Казан Мэриясе сайтында.

«Центральный» стадионында катнашучылар җиде дисциплинада ярышачаклар, шул исәптән ЦП авырулары булган кешеләр өчен футбол, ишетмәүчеләр футболы, интеллектуаль тайпылышлары булган спортчылар өчен мини-футбол, сукырлар өчен мини-футбол, электр коляскаларында футбол оештырыла.

Ярышлар иртәгә 9:30 да ачылачак. Тантанада ТР Хөкүмәте, Казан администрациясе вәкилләре, шулай ук спортчылар һәм спорт оешмалары әгъзалары – Алексей Смертин, Юрий Борзаковский, Василий Артемьев, Иван Потехин, Роберт Дзантиев һәм Татьяна Ольховая катнашачак.

Турнир ачылышында Россия футбол берлеге һәм Казан администрациясе җыелма командалары арасында гала-матч узачак. Матчтан соң адаптив футбол буенча тренерларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырыла.

Ярышлар 9 нчы сентябрьгә кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading