16+

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 103 йорт төзелгән

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин белдергәнчә, бүгенгә социаль ипотека программасы буенча 2675 фатирлы 103 йорт төзелгән.

Төзелә торган объектларның 32се соңгы дәрәҗәдә, 10сы уртача дәрәҗәдә әзер, 3сендә әле шактый эш башкарырга кирәк. Моннан тыш, республикада Бөек Ватан сугышының 162 ветеранын да фатирлы итү каралган. Шулай ук 37 муниципаль берәмлектә 331 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.

2015 елда планлаштырылган күп балалы 45 гаиләгә 128 млн 101 мең сумлык сертификат рәсмиләштерелгән. Аларның 24е инде файдаланылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading