Туристлар арасында иң билгеле сувенир исә «Алабуга чебене» дип аталган рюмка. 2015 елда ул «Туристик сувенир» бөтенроссия фестивалендә «Иң яхшы музей сувениры» номинациясендә җиңеп чыкты. Аның оригиналы музейда саклана. Аңардан сувенир ясау идеясе белән музей директоры Гөлзада Руденко чыга. Исеме дә кызык - «Алабуга чебене».
- Аның тарихы Петр I идарә иткән чорларга барып тоташа. Беренче трактирлар барлыкка килгәч, аларның хуҗалары килүчеләргә беренче рюмка аракыны бушка бирергә тиеш була. Чыгымнары күп булмасын өчен, трактирчылар кечкенә булганга «чебен» исеме алган 10-15 мл лы рюмкалар куллана башлый. Аларның берсе музей фондында саклана. Аңа хәтта патент та алдык. «Алабуга чебене» туристлар арасында иң популяр сувенир санала. Сезон вакытында, кайнар пәрәмәчләр кебек, тиз арада сатыла да бетә. Кайбер туристлар музей белән танышканчы, экскурсия башланганчы ук шул рюмканы сорап ала. Алабугага килгәндә, аның турында инде хәбәрдар булалар, - дип сөйләделәр безгә Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музее хезмәткәрләре.
Каз канаты каурый-каурый, Хатлар язарга ярый
Державин исемендәге Лаеш төбәге музееның да туристлар яратып ала торган үз сувениры бар.
- Каз фермасыннан каурыйлар алып, аларга Державинның автографы куелган пичәт белән басабыз һәм стержень кидерәбез. Бәйгедә дә шул каурый белән катнашырбыз дип уйлыйбыз, - ди музей директоры Фәридә Мортазина.
Музейда Лаеш районы сурәтләнгән сувенир бокаллар, магнитлар, кыңгыраулар да сатыла. Фәридә ханым әйтүенчә, сувенирларга, гадәттә, русча һәм татарча язулар гына куела.
- Чит ил туристлары өчен инглиз һәм кытай телендә язылганнарын да чыгарырга кирәк. Сувенирны өенә алып кайта да куя, еллар үткәч, аның кайдан алып кайтканын да оныта. Ә сувенир бит ул - сәяхәтнең бер истәлеге. узган ел бездә 4600 турист булды. Австралия, Зеландия, Италия, Франция, Германиядән килгән туристлар да бар иде. Кунаклар өчен «Алексеевск нәфис эшләнмәләр туку фабрикасы»ннан җитен тастымаллар алып кайтып, инглизчә Лаеш дип яздырабыз. Аларын да туристлар бик яратып ала. Магнит, ручка, бокаллар алар бөтен җирдә дә бар. Үзенчәлекле, кызыгып алырлык сувенирлар эшләргә өйрәнәсе бар әле безгә, - ди ул.
Кама арты һәм Нурлат шәһәре төбәк музее да бәйгедән читтә калмаска булган. Музей директоры Флюра Мурзаханова сүзләренчә, сувенир Нурлат символы булган «нурлы ат» белән бәйле булачак. Нурлат шәһәренең үзәк мәйданын да «Нурлы ат» монументы бизәп тора.
- Ат ни рәвешле, нинди материалдан булыр, әлегә уйлыйсы бар. Бераз гына юмор белән дә ясарга кирәк дигән фикер бар. Район күләмендә үзебез дә конкурс игълан итәргә булдык. бәлки, райондашларыбыз да, кызыклы идеяләр тәкъдим итәр, - ди ул.
Комментарийлар