16+

Татарстанга – премия

Татарстанга сәламәтлек саклауны үстерүдә иң яхшы күрсәткечләре өчен 600 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Татарстанга – премия

Татарстанга сәламәтлек саклауны үстерүдә иң яхшы күрсәткечләре өчен 600 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.

Сәламәтлек саклау программаларын тормышка ашыру кысаларында иң югары күрсәткечләргә ия булган төбәкләргә өстәмә акча бүлеп бирү тәкъдиме шушы көннәрдә генә Россия Хөкүмәте Президиумында РФнең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикованың докладыннан соң хупланды. Төбәкләр арасында Татарстан беренчелекне алды. Акча бүлеп бирү өчен, төбәкләр түбәндәге критерийлар буенча билгеләнде: сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасының гамәлгә ашырылуы; 2011 елда, 2010 ел белән чагыштырганда, кече яшьтәгеләрнең үлем күрсәткече кимү темпы; гомумпрактика табиблары өчен офислар; фельдшер-акушерлык пунктлары һәм табиб амбулаторийларын ачу буенча планның тормышка ашырылуы; 2011 елда, 2010 ел белән чагыштырганда, халыкның үлеме күрсәткеченең кимү темпы; 2011 елда, 2010 ел белән чагыштырганда, халыкның, төп сәбәпләр аркасында, үлеме күрсәткеченең кимү темпы. Бу критерийларны үтәү буенча Татарстан иң яхшыларның берсе дип билгеләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading