16+

«ТАТМЕДИА»ның брендлары билгеле булды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үзенең сигез яшьлек туган көнен истә калырлык итеп үткәрде: «ТАТМЕ­ДИА»ның легендар брендлары» конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Дүрт ай буе - 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр - 44 шәһәр һәм район газетасы, 12 журнал, 9 телерадиокомпания, 7 мультимедиа редакциясе «Легендар газета», «Легендар журнал», «Легендар телерадиокомпания», «Легендар мультимедиа редакциясе» исемен...

«ТАТМЕДИА»ның брендлары билгеле булды

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте үзенең сигез яшьлек туган көнен истә калырлык итеп үткәрде: «ТАТМЕ­ДИА»ның легендар брендлары» конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Дүрт ай буе - 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр - 44 шәһәр һәм район газетасы, 12 журнал, 9 телерадиокомпания, 7 мультимедиа редакциясе «Легендар газета», «Легендар журнал», «Легендар телерадиокомпания», «Легендар мультимедиа редакциясе» исемен...

- Татарстанда легендар дип аталырга лаек һәм бүгенге көндә шундый булган массакүләм матбугат чаралары шактый. Үзебезнең тарихка, горурлана алырлык фактларга мөрәҗәгать итүебез бик яхшы, - диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.

Әйе, бүген «ТАТМЕДИА» составына кергән һәр матбугат чарасының үз тарихы бар, алар барысы да легенда дип аталырга лаеклы. Оештыручылар үзләре дә шуны ассызыклый. Тик бәйгенең максаты - тарихка мөрәҗәгать итүдә. Һәр редакция әзерләнгәндә архивларда казынган, үзләре турында кызыклы мәгълүмат эзләгән, шуларны укучыларга да җиткерделәр.

- Әйе, безнең тарихыбыз бай, арабызда йөз елдан да артык дөнья күрүче журналлар да бар. Тик шуның белән беррәттән без заман белән дә бергә атлыйбыз, яңа технологияләр, форматлар кулланабыз. Бүген «ТАТМЕДИА» - үз эшенең осталарыннан торган зур армия, - диде акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов.

Бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» җәмгыяте республи­када эшләүче 223 масса­күләм мәгълүмат чараларын берләштерә. Көн саен алар меңнән артык яңалык җиткерә. Татарстанда башка бер медиресурс та мондый саннар белән мактана алмый.

Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, «ТАТ­МЕДИА» акционерлык җәмгыятенең директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров республиканың сәяси-социаль тотрыклылыгы журналистларның теге яки бу вакыйганы объектив яктыртуларына да бәйле дип ассызыклады.

- Сезнең һөнәри осталыктан, кыюлыктан күп нәрсә тора. Бик күп буыннар өчен сез ышанычлы яңалыклар чыганагы булып торасыз. Һәм сезгә бик зур роль - дәүләтчелекне, әхлакый тотрыклылыкны ныгыту, ватанпәрвәрлек тәрбия­ләү, туган тел һәм мәдәниятне саклап калуга лаеклы өлеш кертү бирелгән. Сез моны лаеклы рәвештә үтисез. Һичшиксез, бүгенге кебек бәйрәмнәр кирәк. Конкурс кысаларында шушындый бәйрәм уздыру бик яхшы, - диде ул. Бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын бер кат ассызыклап өстәп тә куйды: - Безнең графикта буш вакыт табуы бик авыр. Әмма мин чарада «Российская газета»ның баш мөхәррире Владислав Фронин буласын белгәч, бар эшемне читкә куеп, бирегә килдем.

Мәскәү кунагы - заманында Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Владислав Фронин - бәйгенең жюри рәисе дә - чараның тарихны сакларга өндәве иң яхшы нәтиҗә дип белдерде.

- Сайлап алу бик авыр, катлаулы булды. Җиңүчеләрне билгеләгәндә объектив булырга тырыштык, - диде ул. - Элек «айфоннар», «айпадлар» юк иде, газеталарны кулдан язып, авыл саен йөреп, халыкка таратканнар. «ТАТМЕДИА» башлангычы ярдәмендә сез архивларга, үз чыганакларыгызга мөрәҗәгать иттегез, күп нәрсә белдегез. Бер караганда, кечкенә генә тиражлы район газетасы бренд була алмый кебек. Әмма бит арада хәтта сугыш башлану турында язылган номерлар бар. Алар «Правда» һәм башка газеталардан һич кенә дә калышмый. Сугыш Мәскәүдә дә, кечкенә генә татар авылында да зур кайгы булган. Бүгенге көндә әлеге газетада эшләүчеләр хезмәттәшләренең шундый катлаулы шартларда газета чыгарулары белән горурлана ала. Һәр газетаның үз тарихы. Басманың абруен күп буыннар булдырган, әмма аны, начар язма аркасында, бер көндә югалтырга мөмкин.

Бәйгенең иганәчесе - «Просто молоко» идарәче компаниясе. Аның башкаручы директоры Елена Панченко үз чыгышында соклануын яшермәде:
- Мин Татарстанга күченеп килгән кеше. Шуңа күрә әйтә алам: мондый кызыклы, эчтәлекле репортажлар белән Россиянең бик аз төбәкләре генә мактана ала. Безнең компаниянең бу гаҗәеп проектка ярдәм итүенә сөенәм. Үзебезнең бренд та кайчан да булса легендар булыр дип өметләнәбез, - диде ул.

Җиңүчеләргә 200 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Җиңүчеләр
«Легендар газета» - «Арча хәбәрләре»
«Легендар телерадиокомпания» - «Чаллы ТВ» телерадиокомпаниясе
«Легендар журнал» - «Мәгариф»
«Легендар мультимедиа редакциясе» - «Казанские ведомости» газетасы редакциясе һәм «Түбән Кама телерадикомпаниясе»

Фотолар: sntat.ru, kazved.ru сайтларыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading