16+

«Татьяна»ларга керү бушлай

Студентлар көне уңаеннан зооботаника бакчасы казанлыларны һәм башкала кунакларын 25 гыйнвар көнне Татьяна көненә чакыра.

«Татьяна»ларга керү бушлай

Студентлар көне уңаеннан зооботаника бакчасы казанлыларны һәм башкала кунакларын 25 гыйнвар көнне Татьяна көненә чакыра.

20 гыйнвардан анда махсус конкурс та старт алды. Бәйгедә катнашучылар зооботаника бакчасы территориясендә гадәти булмаган селфи төшерергә, аңа исем уйлап табарга тиеш.

Иң яхшы эшләрнең авторларына бүләкләр тапшырылачак. Аларның фотолары зооботаника бакчасы сайтында һәм социаль төркемендә урнаштырылачак.

Бәйрәм көнне Татьяна исемле кызларга керү бушлай булачак.

Фото: www.kazzoobotsad.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading