Күбебезгә, аеруча журналистларга көндәлек тормышта тәрҗемә итәргә туры килә. Элмә тактадагы язу, берәр чыганактан ишеткән хәбәрләр, матбугат конференцияләре, чаралар рус телендә уза.
Татарча-русча сүзлекләр бар барын. Тик күбесенең электрон варианты булмау, сүзләрнең берничә вариантта тәрҗемә ителүе икеләнүләр тудыра. "Татар информ" агентылыгы журналистлар өчен ТИ Онлайн Лабораториум дип исемләнгән махсус проект башлап җибәрде. Биредә даими рәвештә тел галимнәре белән бергә татар журналистлары эшчәнлегендә килеп туган гомуми проблемаларны хәл итәчәкләр. Беренче "дәрес" нәкъ менә тәрҗемәләргә багышланган иде.
Тел нормалары сүзлекләрдә, грамматикада чагылыш таба. Бу сүзлекләр гадәттә, халыкта озак еллар яшәгән сүзләргә нигезләнеп норма, кодлар салынгач кына барлыкка килә. Ә журналист ул бүгенге көн материалы белән эшли. Ул җәмгыяттәге вакыйгаларны тиз арада халыкка җиткерергә тиеш. Сүзлекләрдә булмаган төшенчәләр дә килеп чыга. Шул рәвешле журналист яңа сүз тудыра. Бу исә төрлелеккә китерә. Безнең максат, үзебезнең эчке мөмкинлекләребездән файдаланып, телнең камиллеген, төзеклеген саклау. Элек электән әдәби нормаларны саклау турында хыялланганнар.
Әмма, татар теле аерым гына яши алмый. Элек тә шулай булган, бүген дә телдә алынмалар кулланыла, - ди Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева. Аның коллегасы университетның татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина: "Алымнар телне бозмый, ә менә калькалар, ягъни чит тел сүзен туган телгә турыдан-туры тәрҗемә итү телнең табигый агышын үзгәртә", дип саный.
- Соңгы арада телдә үзенчәлекле бер момент күзәтелә. Тел эчке яктан үзгәреш кичерә, аның структурасы бозыла. Рус теленнән тәрҗемәләр калькага кайтып кала. Бу исә текстны аңлауны авырлаштыра. Моннан котылып та булмыйдыр. Шулай да татар теленең менталитетына туры килгән, халык телендә кулланыла торган сүзләрдән файдаланырга кирәк, - дип саный галимә. Әйтик, "работа над собой" сүзтезмәсен ничек дөрес тәрҗемә итәргә? "Үз өстемдә эшлим" дияргә күнегелгән. Дөрес, бу сүзтезмә төрек телендә кулланыла. Шулай да татарча яңгырамый.
Студентларым арасында "ике ел диссертация өстендә эшлим" диючеләр бар. Аларга өстеннән төшеп эшләсәгез, файдалырак булыр иде, дим,- дип шаяру катыш мисал китерде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов. "Шуңа тәрҗемәне дә туган телгә ятышлы итеп "үзеңне камилләштерү, белем эстәү" дип тәрҗемә итсәң отышлырак", - дип фикерен җиткерде.
"Татар информ" агентлыгы журналистлары тел галимнәренә алдан ук кайбер сүзләрне татарчага тәрҗемә итәргә биргән булган. " Безнең өчен кайбер сүзләрне дөрес тәрҗемә итү кроссворд чишү кебек булды", - диләр үзләре. Һәрбер сүзне җентекләп тикшергәннән соң, дөрес татарча варианларын да яңгыраттылар. "Перезентация" сүзен тәрҗемә итүдәге буталчыкларга да нокта куелды.
- Гаҗәп, югыйсә, "презентация" сүзен тәкъдир итү дип тәрҗемә итү дөрес түгеллеген остазым галим Фоат Ганиев күптән раслаган иде. Бу хакта фәнни эшләре дә басылып чыкты. Кызганыч, алар бөтен журналистларга барып ирешмәгән. Перезентация - латин сүзе. Рус теленә тәрҗемә итсәк, "представлять" дигәнне аңлата. Тәкъдир исә гарәп сүзе. Бер мәгънәсе - бәя бирү, икенчесе язмыш дигәнне аңлата. Татарларда тәкъдир сүзе икенче мәгънәсендә күбрәк кулланыла. Презентация вакытында без теге яки эшне тәкъдим итәбез, шуңа дөрес тәрҗемә тәкъдим итү, яки презентация, - ди Айнур Тимерханов.
Мондый эчтәлекле, мәгълүматлы дәресләр киләсе айда да узачак дип вәгъдә итте оештыручылар.
Кайбер сүзләрнең татарчага дөрес тәрҗемәләре:
госзакупка - дәүләт сатып алуы яки дәүләт заказы
первая треть 19 века - 19 гасырның беренче утыз елы, 19 гасырның беренче утыз елларына кадәр
исполнительное производство - башкару хезмәте, башкару эше
ремонт боковыз порезов - тәгәрмәчне ямау, тәгәрмәчнең ян-ягын ямау
разведать - күзәтү, тикшерү, эзләү, ачыклау
скачать с интернета - интернеттан алу, интернеттан күчереп алу
меня настигла какая то напасть - күңелсезлеккә очрау, бәла-казага юлыгу
преприятие - предприятие
министерство чрезвычайных ситуаций и гражданской обороны - Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар