16+

Терекөмешсез тормыш

Әле кайчан гына битлекләргә кытлык иде, хәзер даруханәдә градусниклар беткән.

Терекөмешсез тормыш

Әле кайчан гына битлекләргә кытлык иде, хәзер даруханәдә градусниклар беткән.

Совет заманыннан калган терекөмешлеләрен көндез шәм яндырып эзләсәң дә табам димә. Ничә даруханәнәгә кердем, юк. “Марттан бирле күренми инде”, – диде фармацевтлар.

Заманча инфракызыл термометрларны табарга була үзе. Дөрес, аларның да иң арзан дигәне бер даруханәдә – 500, икенчесендә 3850 сум тора иде.
Белгечләр градусникларның кимүен пандемия белән генә бәйләргә кушмый. Баксаң, әле 2013 елда ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы быелдан терекөмешсез сәламәтлек саклауны тәэмин итәбез дигән тәкъдим белән чыккан булган. Терекөмеш кешегә начар тәэсир итә, баш мие, нерв системасына, бавырга зыян китерергә мөмкин дип тә нәтиҗә ясаганнар. Шул рәвешле Россиядә мондый термометрлар җитештерүне акрынлап туктата башлаганнар.  

Коронавирус чигенергә уйламый. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина битлек режимын киләсе елның март аена кадәр сакларга туры киләчәк, диде. Аллага тапшырдык.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading