16+

Терелсәм, эчмәс идем...

Шулай дигән атна буе теләсә нинди спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, үлем хәленә җиткән якташымны хастаханәгә китергәч. Кызганыч, терелә алмады.

Терелсәм, эчмәс идем...

Шулай дигән атна буе теләсә нинди спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, үлем хәленә җиткән якташымны хастаханәгә китергәч. Кызганыч, терелә алмады.

- Татарстанда начар спиртлы эчемлекләр эчеп агуланып, узган ел - 1429, быел 296 кеше үлде. Шулай ук быел ундүрт яшькә кадәрге 38 бала аракыдан агуланды. Казан, Түбән Кама, Яшел Үзән, Бөгелмә, Баулы, Чистай һәм Менделеевск шәһәрләрендә агуланучылар аеруча күп, - диде республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.

Инспекция үзе генә дә быел 75 мең литр ялган спиртлы эчемлекләрне фаш итеп, трактор астына салып, таптаттырган. Рәсми булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән юридик һәм физик затлар ун миллион сум штрафка тартылган. Киләсе елның беренче гыйвареннән штраф санкцияләре кискен артачак, Россия Дәүләт Думасында шушы мәсьәләгә кагылышлы закон проекты карала.

- Арзан бәясенә кызыгып, кеше кулыннан спиртлы эчемлекләр сатып алмаска кирәк. Казахстаннан һәм Төньяк Осетиядән ялган спиртлы эчемлекләр кертелә. Казахстан товар тамгасы төшерелгән биш литрлы савыттагы спиртлы эчемлекләрнең, гомумән дә, Кытайда җитештерелүе ачыкланды. Спиртлы эчемлекләрне фәкать рәсми сәүдә нокталарыннан гына сатып алырга кирәк, чөнки алардагы продукция тикшереп торыла, - дип искәртте Игорь Марченко.

Полиция тарафыннан 175 мең литр ялган спиртлы эчемлекләр фаш ителгән, 101 кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов:

- Рәсми булмаган рәвештә спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнгән 100 кешедән дүртесе генә төрмәгә утыртылды, чөнки алар саткан аракылардан агуланулар теркәлде. Законнарны кырысландыру зарур. «Наливайка» чәркәханәләрен ябып бетерергә кирәк, ялган һәм начар аракы нәкъ менә шушы челтәрдә сатыла. Балигъ булмаган яшьтәгеләргә спиртлы эчемлекләр сату катгый тыела, әлеге канунны үтәмәгән 16 кешегә җинаять эше кузгатылды, - дип сөйләде.

Татарстанда декабрьдә рәсми булмаган алкоголь продукциясенә каршы чаралар айлыгы бара. Сәүдә нокталарындагы, кафе һәм рестораннардагы, хәтта Яңа ел корпоративларындагы спиртлы эчемлекләр дә тикшереләчәк.

Фото: gosalcogol.tatar.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading