16+

Әти-әниләрне балалар киеменең һәм гаджетларның сыйфаты борчый

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре Белем көне алдыннан балалар товарының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» ачканнар иде.

ТАСС хәбәр иткәнчә, ата-аналарны аеруча балалар киеменең һәм гаджетларның сыйфаты борчый.
«Кайнар элемтә» телефонына 21 августтан 4 сентябрьгә кадәр 9,8 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Нәтиҗә ясаганнан соң, күп мөрәҗәгатьләрнең кием-салым, аяк киеме, мәктәп формасының сыйфатына кагылышлы икәнлеге ачыкланган. Ата-аналарның күбесе киемне сатып алганда, аны ничек чистарту турында мәгълүмат булмауга канәгатьсезлек белдерә. Сыйфатсыз товарны кире кайтару турында да сорашалар.

Кулланучыларны борчыган тагын бер нәрсә - кесә телефоннарының, планшет һәм башка гаджетларның сыйфатына кагыла.
Өченче урында мәктәп букчаларының сыйфаты кызыксындыра.
Роспотребнадзор белгечләре әйтүенчә, «кайнар элемтә»гә килгән сораулар буенча, сыйфатсыз продукция сатучыларга 500ләп дәгъва белдерелгән, ярты миллион сумга якын штраф салынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading