Яңа елдан соң - каникул. Аннары май каникуллары. Ил күләмендә билгеләп үтелә торган 14 бәйрәм. Шушы 14 бәйрәмгә өстәп, Татарстанның тагын дүрт бәйрәме бар. Бәйрәм ял көнгә туры килсә, үзе бер бәйрәм һәм бәләкәй генә каникул - ял эш көненә чигерелә. Ел әйләнәсе Россиядә 118 көн ял итәбез булып чыга, бездә тагын да күбрәк.
Каникуллар иленнән эш иленә кире әйләнеп кайтырга кирәк дигән авазларның иң күп ял көннәре булган Татарстаннан чыгуы гаҗәп түгел. Бөтен ялларны да түгел билгеле, бәйрәм ялга туры килсә, ял көн эш көненә күчерелә дигән канунны юкка чыгармакчылар иде. Әмма барып чыкмады. Адәм баласына ял кирәк дип, Татарстан инициативасын кире какты Дәүләт Думасы. Алар белә торгандыр, бик эшләп арыйлар бит, күренеп тора.
Ял көн булганга карап нәрсә үзгәрә? Халыкның көнкүрешен һәм яшәешен кемнәр тәэмин итә, алар барыбер эшли. Алмы-ялмы, электр уты яна, газ килә, краннан су ага, коммуналь хезмәтләр бар, кибетләр ачык, сату бара. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалардагылар эшли, аларда хезмәт итүчеләргә икеләтә түләнә.
Яллар күп булуга каршы үз сүзен күп кенә оешма җитәкчеләре күптән әйтте инде. Бернинди Дәүләт Советы кануннарыннан башка да ялларны кыскарттылар да куйдылар. Кеше эш урынына чытырдап ябышкан заман булуыннан файдаланып, ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр итәләр. Икеләтә түләү түгел, тиешлесен бирсәләр, рәхмәт әйтерсең. Әле отпускын да бирмәскә мөмкиннәр. Ишек ачык - чык та кит. Эш урынын югалтудан курыккан адәм баласы, бәйрәм-ялга карамастан, эшләвен дәвам итә. Каядыр барып, хокукын якларга курка. Кусалар?
Кемнәр өчен ял чынлап та ял? Билгеле, Дәүләт Думасы өчен. Алар өчен каникул тәк каникул. Тагын дәүләт оешмалары, банклар, почта бу көннәрдә ябык була.
Дәүләт Думасы Татарстан инициативасын кире какканда чит илләрне үрнәк итеп күрсәтте - янәсе, без генә түгел, бөтен дөнья шулай ял итә! Мәсәлән, Германиядә 38 сәгатьлек эш атнасы, бездә - 40, имеш.
Комментарийлар