16+

Төрмәдәгеләргә иректә эшләргә рөхсәт итәләр

Федерация Советында, колония һәм төрмәләрдә утыручыларга якындагы шәһәр-бистәләргә барып эшләргә рөхсәт бирергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкканнар.

Төрмәдәгеләргә иректә эшләргә рөхсәт итәләр

Федерация Советында, колония һәм төрмәләрдә утыручыларга якындагы шәһәр-бистәләргә барып эшләргә рөхсәт бирергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыкканнар.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе учреждениеләреннән тыш читтә эшләргә мөмкинлек бирә торган закон проектын көз ахырына кадәр Дәүләт Думасына карарга кертергә җыеналар, дип яза «Парламентская газета». Федерация Советының бюджет һәм финанс базары комитеты әгъзасы Дмитрий Шатохин фикеренчә, Россиядә төрмәдә утыручыларның яртысы эшләми. Эшләгәннәренең дә хезмәт хакы аз. Алимент яки зыян күрүчеләргә тиешле компенсацияләрен дә түли алмыйлар. Иреккә дә бер тиенсез чыгалар. Шул ук вакытта Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе системасында махсус предприятиеләрне үстерү ансат түгел.

- Шуңа да бездә тоткыннарны коммерция пред­приятиеләрендә эшләтү идея­се туды, әмма моны гамәлгә ашыру өчен рөхсәт кирәк. Җинаять кодексына үзгәрешләр кертәсе була. Закон проекты хупланып, эшләргә мөмкинлекләр артса, яңадан җинаять кылучыларның саны кимеячәк, иреккә иртәрәк чыгучылар да артачак, - дигән Шатохин.
Төрмәдә утыручыларны иректә эшләтү практикасы Коми Республикасында һәм Красноярск краенда бар инде. Алар уңышлы гына эшләп килә.



Азат Гайнетдинов, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» генераль директоры:

- Мин бу идеяне биш­куллап хуплыйм. Татарстан төрмәләрендә бүген 12 мең кеше утыра. Бер кешене төрмәдә тоту хөкүмәткә аена 30 мең сумга төшә. Бер елга бу сан 360 мең сумга җыела. Җинаятьчеләрне без үз акчабызга ашатып утырабыз. Шуның өстенә күбесе беркайда да эшләми. Иреккә чыккач та, алар эшләргә теләмәячәк. Бер айлык ялдан соң да эшкә кереп китеп булмый. 15 ел утырып чыккан кеше эшкә йөрүне кирәксенмәячәк тә. Төрмәдә утырганда ук аларны эшкә җәлеп итәргә кирәк. Без бу юнәлештә эшли башладык та инде. Тәҗрибә рәвешендә тоткыннарның санын киметү, аларны эшләп ашарга өйрәтү, шуларга өстәп тернәкләндерү-адаптация чорын да уздыру өчен «төзәтү эшләре» (исправительная работа) дигән әйбер керттек. Иреккә чыгарга бер ел калган берничә кешене эшкә урнаштырдык. Алар махсус тулай торакта яши.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading