16+

Трудоголик булу сәламәтегеңә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә зыян китерү белән куркыныч

Трудоголиклар санына караганда, безнең Казан ил шәһәрләре арасында алтынчы урында икән.  Эшен артык яратып эшләүчеләр иң күбе Мәскәүдә ди.

Трудоголик булу сәламәтегеңә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә зыян китерү белән куркыныч

Трудоголиклар санына караганда, безнең Казан ил шәһәрләре арасында алтынчы урында икән.  Эшен артык яратып эшләүчеләр иң күбе Мәскәүдә ди.

Аннан соң Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург һәм Чиләбе. Алтынчы урынны Казан белән Төмән бүлешә. Сораштыруда катнашучылар “трудоголик” булуларын тормыш тизлеге белән бәйләп аңлата. Акча эшләү, карьера үсеше мөмкинлеге булганда, шәһәрдә предприятиеләр эшләп торганда, нишләп әле эшкә “чапмаска”. Чиләбе белән Красноярскида яшәүчеләр эшне яратуның каннарында булуын аңлата.  

Трудоголик булуны бездә, гадәттә, уңай яктан бәялиләр. Эшендә алыштыргысыз хезмәткәр, эше белән сөендерә белә, имеш. Эш бирүче өчен менә дигән табыш. Ә менә белгечләр бу сыйфатка сагаебрак карый. Алар аны эмоциональ аруга, депрессиягә һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин булган психик тайпылыш дип тә атый.

Психолог Галия Гыймадиева фикеренчә, трудоголик булу ул беренче чиратта сәламәтегеңә, гаиләдәге мөнәсәбәтләргә зыян китерү белән куркыныч. 
– Әгәр дә кеше гел эше турында гына уйлый, бөтен көчен-энергиясен аңа бирә икән, тормышының башка өлкәләренә зыян киләчәк. Андыйлар эшләгән саен, үзеннән канәгать булмый, җитәрлек эшләмәгән кебек тоела. Һаман саен күбрәк, яхшырак эшләргә омтыла. Моны эшлим, тегене эшлим дип чаба, үзенә гел эш табып тора. Бу симптомнар инде бәйлелекне күрсәтә. Химик матдәләрдән башка гына бәйлелек. Һәм ул бездә уңай сыйфат буларак кабул ителә. Элек әле хезмәт маймылдан кеше ясаган дип тә әйтәләр иде. Әмма ничек булса да, башка бәйлелек кебек, чынбарлыктан качу ул. Проблемалардан да шуңа ышыкланып качарга тырыша. Якыннарың ни уйлый дип тә борчылырга кирәкми, чөнки эшләүнең бер гаебе дә юк. Ул эшли, тырыша, акча эшли. Тик бөтен очракта да акча эшли дип әйтеп булмый, әлбәттә, – ди Галия Гыймадиева. 

Аның фикеренчә, “башы белән эшкә китүчеләр” арасында үзенә ышанмаган, үз-үзен бәяләп бетерми торганнар күп. 

Үз бәясен белгән адекват кешеләр үзен дә, сәламәтлеген дә кайгырта. Алар кайчан эшләргә, кайчан ял итәргә кирәген дә белә. Ял көне эшкә чыгарга әйтәләр икән, ул хезмәт хакы түләнәме-юкмы икәнлеге белән кызыксына, юк икән, сорый ала. Ә трудоголик эш булганга сөенә-сөенә чыга, акчасы белән кызыксынмаска да мөмкин. Тик бу бөтенләй эшләргә кирәкми дигән сүз түгел. Кешегә эшләргә кирәк. Үзен кирәкле итеп сизү, белемен, тәҗрибәсен күтәрү өчен кирәк ул. Шулай да чамасын белергә тиешсең, – ди психолог.

Фото: http://Pixabay
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading