16+

ТСЖ «дәүләте» күзәтүчеләрне үзенә кертми

«Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек күзәтчелеге төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов быелның 6 аендагы эшчәнлекләренә йомгак ясады.

ТСЖ «дәүләте» күзәтүчеләрне үзенә кертми

«Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек күзәтчелеге төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов быелның 6 аендагы эшчәнлекләренә йомгак ясады.

— Татарстанлылардан 489 мөрәҗәгать керде, шуның 106 очрагына юристлар тарафыннан бушлай ярдәм күрсәтелде. Мөрәҗәгатьләрне тикшерү дәвам итә. Торак милекчеләрен яклап 25 суд эшендә катнаштык. Халыктан кергән хәбәрләр буенча идарәче компанияләрне тикшерегә барабыз. Идарәче компанияләр безнең белән хезмәттәшлек итә, мәгълүмат бирүдән баш тартмый. Ләкин, 5 торак милекчеләре ширкате (ТСЖ) безне кабул итмәде. Әлеге ширкать әгъзалары язган кимчелекләрне ачыклап, чара күрә алмадык. Безгә торак милекчеләре ширкатьләрен һәм торак-төзелеш кооперативларын (ЖСК) да тикшерегә хокук федераль законнар белән раслансын иде. Әлегә мондый закон юк, тик бу закон бик кирәкле, дип саныйбыз,- диде Дмитрий Романов.

Татарстанлыларның торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы белемнәрен үстерү максатында, төбәк үзәге республика районнарына чыгып та һәм онлайн рәвештә дә уку-өйрәтү курслары, лекцияләр оештыра. Курсларга 12 мең кеше, шул исәптән, идарәче компанияләр хезмәткәрләре дә җәлеп ителгән.
— Түбәләрне яңартканда, кайчак, яңгыр явып, фатирларны су баса. Мондый фактларны фотога һәм видеоязмага теркәргә онытмагыз. Алар зыянны идарәче компаниядән түләттергәндә нык кирәк булачак,- дип киңәш бирде Дмитрий Романов.

“Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек үзәге” рәисе Михаил Застела үзенең чыгышында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү программасының халык өчен зур социаль әһәмиятле чара булуы искәртеп сөйләде.
— Республикада капиталь төзекләндерү программасында җавапсыз подрядчылар катнаштырылмый, алар инде күптән җибәрелделәр. Капиталь төзекләндерү эшләренә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең үзләренең дә күзәтчелеге зарур. Кимчелекләр бар икән, аны шунда ук идарәче компаниягә, безнең җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәгенә хәбәр бирергә кирәк,- диде ул.

— Көнкүрештәге каты калдыкларны төрләренә аерып җыю тулысынча башкарылмый әле. Пластик шешәләрне кәрҗиннәргә салабыз-салуын, калган калдыкларны бергә тондырабыз. Эшкә нәрсә тоткарлык ясый?-дип, “Шәһри Казан” исеменнән сорау бирдем.
— Россия Президенты Владимир Путин көнкүреш калдыкларын төрләренә аерып җыю турындагы указын илебезнең экологиясен кайгыртып, кабул итте. Полигоннар зурайганнан-зурая, чүпне яндыру экология өчен зыянлы. Шунлыктан, чүпләрне икенчел чимал сыйфатында мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга кирәк. Без чүпләрне төрләренә аермыйча ташлап, киләчәк буыннарның экологиясен җимерәбез. Менә шушыны һәммәбезнең аңлавы мөһим. Татарстанда көнкүрештән калган каты калдыкларны җыю белән ике оператор шөгыльләнә. Аларның да максатчанрак эшләве зарур,-дип җавап кайтарды Михаил Застела.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар белән Җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәгенә 8 (843) 236-29-97 телефоны аша дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә шалтыратырга була.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading