Әлбәттә, туй оештыручыларның дуслары күп. Алар билгеле бер ресторан, алып баручыны тәкъдим итә. Әмма яшьләрнең үз фикерләре булса, оештыручы үз туксанын туксан итеп, сөйләп утырмаячак. Төп карарны яшьләр кабул итә. Ә туй оештыручы хыялларны чынга ашыру белән генә шөгыльләнә. Дөресерәге, акчаны дөрес тотарга булыша. Чаллыдан Гөлшат Сафина да, бу үзенчәлекле һөнәр иясе икән. Ул туй оештыру белән җиде ел шөгыльләнә.
– Туй оештыручы яшьләргә мөмкинлекләреннән чыгып бюджет төзергә ярдәм итә. Кайбер парларның билгеле күләмдә җыелып куелган акчасы була. Әмма аны ничек дөрес итеп тотарга, алар белеп бетерми. Туй оештыручы ярдәменә мөрәҗәгать итүнең сәбәбе – башкалардан аерылып торган, идеаль туй ясау теләге. Яшьләр мәҗлескә бик җаваплы карый башлады. Мәҗлесне бер стильдә ясау – модада. Миңа Казаннан яшь пар язды. Аларның бәйрәмне 19нчы гасыр стилендә ясыйсы килгән. Әмма башка оештыручылар аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаган. Үзем Чаллы шәһәрендә туй оештыру белән шөгыльләнәм, тик Казанда да менә дигән бәйрәм ясый алдым, – дип әйтте Гөлшат.
Оештыручылар арасында үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкармаучылар да бар. Интернет челтәрендә туй оештыру агенстлыгының сайтына юлыктым. Рәхмәт сүзләре белән беррәттән, “туйны боздылар”, “үзләренең партнерларын алга сөрделәр”, “теләкләрне чынга ашырмадылар”, “төгәл бюджетны җыеп бетерә алмады, оештыручы гаепле” дигән шактый тупас сүзләр дә күренде. Һәр һөнәрдә начар эшчеләр булган кебек, туй оештыручыларның да төрлесе була.
– Туйга җиде ай әзерләндек. Барысына да җитештек. Туйга әзерлектә социаль челтәрләр дә булыша бит. Банкет залы, алып баручы, җаның нәрсә тели, шуны табып була. Үз эшенең осталарын таптык, шуңа күрә туй көнендә азрак дулкынландык. Бәйрәмне башкаларга ышанып тапшыра белергә дә кирәк. Бәлки, туйга бер ай эчендә әзерләнмәгәнгә бу эшнең бер авырлыгын да тоймадым. Әкрен генә хыялда булган туйны чынга ашыра башладым. Иң мөһиме – курыкмаска. Үзем булдыра алмыйм дисәгез инде, туй оештыручыга мөрәҗәгать итсәгез була. Минем дустым, туйга бер ел әзерләнде. Бөтен әйберне кечкенә детальләргә кадәр карап бетерсә дә, туй көнендә бик нык дулкынланды. Үзенә урын таба алмады, – диде Чаллы шәһәреннән күптән түгел генә тормышка чыккан Алсу Фәсхетдинова.
Туй оештыручыдан киңәшләр
1. Туйны кунаклар исемлеге һәм бюджет төзүдән башлагыз.
2. Туй оештыру өчен кирәк-яракларны (банкет залы, алып баручы, туй күлмәге, машина, фотограф һәм башкасы), алар өчен бирергә әзер булган сумманы языгыз.
3. Мәҗлес өчен зал сайлаганда кунаклар саны турында онытмагыз. Әгәр үткәрү урыны заманча эшләнелгән икән, бизәлеш өчен азрак акча тотып була.
4. Туй программасын төзегәндә туй темасына игътибар итәргә онытмагыз. Билгеле бер юнәлеш булмаса, туйны күңел ачу номерлары белән генә тутырмагыз. Кунакларыгызның котлау сүзләре әйтәсе дә бар.
Илгизә Галиуллина.
Фотолар Рания Минһаҗеваның шәхси архивыннан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар