16+

Учак яксаң, уйлап як: бер шашлык пешерү 5 меңгә төшәргә мөмкин

Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Шушы чара кысаларында Яшел Үзән районы урманчылыгында янгын сүндерү һәм гадәттән тыш хәл зыянын бетерү буенча өйрәнүләр узды.

Учак яксаң, уйлап як: бер шашлык пешерү 5 меңгә төшәргә мөмкин

Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Шушы чара кысаларында Яшел Үзән районы урманчылыгында янгын сүндерү һәм гадәттән тыш хәл зыянын бетерү буенча өйрәнүләр узды.

Коры үләнгә капкан ут, тора-бара, урманга күченә. Янгын «Мечта» сәламәтләндерү лагерен һәм Нарат бистәсендәге сигез өйне ялмап ала. Урман хуҗалыгы министрлыгының янгын сакчылыгы утны үзе генә җиңәрлек түгел. Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 8нче отряды һәм хәтта янгын сүндерүгә махсуслаштырылган Ми-8 вертолеты ярдәмгә килде. Уртак тырышлык белән янгын сүндерелде, кешеләр коткарылды. Янгын колачын ачыклау өчен пилотсыз очкыч аппараты да кулланылды.

Шөкер, бу өйрәнүләр генә. «Мечта» лагере да, Нарат бистәсендәге чын өйләр дә янмады, ә өйрәнү максатында муляж, ягъни алдан ясалган макетлар файдаланылды.
- Бүген ярый урамда яңгыр ява. Әмма язын җир бик тиз кибә. Гадәттән тыш коры көннәрдә бакчаларда, болыннарда һәм кырларда корыган үләннәрне ягу катгый рәвештә тыела. Коры көннәр башланганда, урманда учак кабызырга ярамый. Сүнмәгән шырпыны яки тәмәке төпчеген коры үләннәргә, агачлыкка ташлыйсы түгел. Саксызлык урманнарга һәм аңа якын урнашкан өйләргә, корылмаларга ут кабуга китерә, - дип искәртте Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Нияз Тазмиев.

Урманнарда янгыннарга каршы кагыйдәләрне бозган очракта, физик затларга - 2 меңнән 5 мең сумга, ә җитәкчеләргә 7 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына. Юридик затларны исә 50 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф көтә.
Татарстан урманнарында, болыннарда һәм кырларда янгыннар күрсәгез, кичекмәстән, Урман хуҗалыгы министрлыгына 8-800-100-94-00 номеры аша хәбәр итү сорала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading