16+

Украина качаклары: «Яшенле яңгыр вакытында балалар, шартлаталар, дип курыктылар»

Татарстанга Украинадан качаклар килү дәвам итә. Әлбәттә, бу гамәлне берәү дә үз ихтыяры белән эшләми. Туган туфракны, яшәгән өйне, эшләгән эшне ташлап калдырасылары килмәсә дә, аяусыз сугыш шулай эшләргә мәҗбүр итә. Берәүләр сугыш бетү белән кире туган якларына әйләнеп кайтуларына ихластан ышанса, калганнар Россиядә качак хәлендә дә яшәргә риза. Иң...

Татарстанга Украинадан качаклар килү дәвам итә. Әлбәттә, бу гамәлне берәү дә үз ихтыяры белән эшләми. Туган туфракны, яшәгән өйне, эшләгән эшне ташлап калдырасылары килмәсә дә, аяусыз сугыш шулай эшләргә мәҗбүр итә. Берәүләр сугыш бетү белән кире туган якларына әйләнеп кайтуларына ихластан ышанса, калганнар Россиядә качак хәлендә дә яшәргә риза. Иң...

Лученколар гаиләсе Чаллыга Луганск өлкәсендә урнашкан Лисичанск шәһәреннән күченеп килгән. 14 июль төнендә Чаллыга Ростов өлкәсеннән Россиянең МЧС самолёты белән 128 качакны алып киләләр, шулар арасында алар була. Александр һәм Лида тыныч Россиядә яшәүләренә әле бүген дә ышанып бетә алмый.

- Бүген безнең барысы да бар. Яшәргә урын да, ашарга ризыгыбыз да җитәрлек, ә иң мөһиме - тирә‑юньдә тынычлык хөкем сөрә. Безнең гаилә кебек сугыштан исән калучылар, Россиягә җайлы гына күченеп килүчеләр саны күп түгел. Туганнарыбыз, дусларыбыз, Лиданың әнисе сугыш кайнаган җирдә калдылар... Өметебезне өзмибез, әмма аларның исән булулары әлегә мәгълүм түгел. Йөрәктәге яра тирән булса да, бары тик яхшыга өметләнәсе килә, - ди Александр Лученко.

Александр белән Лида инде 25 ел бергә. Аллаһы Тәгалә аларга балалар бирмәсә дә, төшенкелеккә бирелмичә тату, бердәм гаилә булып кала алганнар. Лисичанск шәһәрендә икесе дә 25 еллап инженер булып эшләгәннәр. Үзләре төзегән ике катлы йортларын, бакчаларын, машиналарын - бар милкен, эшен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган алар.

- Һәркөнне кемнең дә булса өе җимерелә. Кешеләр яраланган килеш, беркая мөрәҗәгать итә алмыйча, качып утырырга мәҗбүр. Кибетләр, хастаханәләр ташландык, җимерек хәлдә, ашарга да, хәтта эчәргә дә юк диярлек. Кешеләр бергә җыелышып яшеренү урыны эзлиләр. Тынычрак вакытта урамда учак ягып, булган әйбердән ашарга пешерәләр. Бу коточкыч хәлләр, әлбәттә. Ярый безнең гаилә ике кешедән генә тора, кирәк булса, йөгереп тә, тыныч кына качып утырып та, ашамыйча торып та була. Ләкин иң аянычы - арабызда кечкенә балалары булган ишле гаиләләр дә, хәтта яңа туган нарасыйлар да, картлык көннәрендә тынычлык күрергә насыйп булмаган өлкән яшьтәгеләр дә бар, - дип елый‑елый сөйли Лида апа.

Чаллыга юл тотып
Алар, Аллага тапшырып, Украинадан ничек тә качарга кирәк дигән карарга киләләр. Ростовка чыгып, Россиянең МЧС самолётына утыралар.

- Булса була, булмаса юк, дип, ике сумкага әйберләр тутырдык та юлга чыктык. Өебезне, гомер буе эшләп алган милкебезне калдырганга бер дә борчылмадык. Ничек билгеләнгән җиргә хәвеф-хәтәрсез барып җитәргә дип кенә борчылдык. Юлда Александр белән берәр хәл килеп чыкса, минем дә гомерем өзелгән булыр иде. Әмма Аллаһы Тәгалә безне саклады, авырлыклар белән булса да, Ростов өлкәсенә барып җиттек. Кызганычка, безнең белән бергә чыгып киткән кешеләрнең барысы да барып җитә алмады. Бичаракайларның күбесе юлда ятып калды... - дип искә ала Лида апа.

Чаллыга килгән 128 качакның 58е - балалар. 14 июль төнендә «Бегишево» аэропортында тукталып, табиблар тикшерүен үткәч, аларны «КАМАЗ-Жилбыт» тулай торакларына урнаштыралар. Ашарга талоннар бирәләр, шулай ук якын арада эшкә урнашу мәсьәләсен дә хәл итәргә тиешләр икән.

- Россиягә чит илләрдән килүчеләрне теркәү квотасы инде тулган, шулай да Украина качаклары өчен искәрмә ясауларын беләбез. Шуңа бик тә рәхмәтлебез. Безнең, һичшиксез, Россия гражданнары буласы килә, - ди Александр.

Дөрестән дә, Федераль Миграция хезмәте биргән соңгы мәгълүматлар буенча, Россия гражданлыгын алырга теләүчеләр саны көннән-көн арта икән. Теркәү квотасы инде күптән тулса да, украинлыларны кабул итмичә калмыйлар. Миграция хезмәтенә мәрәҗәгать итүчеләрнең күп өлеше Славянск, Луганск, Донецк өлкәләрендә яшәүче руслар һәм украинлылар. Аларның күбесенең Россиядә туганнары яки танышлары бар. Таныш-белешләре булмаганнар да җитәрлек. Россиягә килеп җиткән көннән аларга 90 көнгә миграцион карта бирелә. Ул вакыт узгач, аларның «вид на жительство» алырга мөмкинчелекләре бар, шуннан соң гына бер елга «вакытлыча сыену урыны» документы бирелә. Дәүләт аларга эшкә урнашу, милекне, тормышны иминиятләштерү, балаларын бакчага, мәктәпкә урнаштыру белән дә булышачак.

«Изге җанлы кешеләр арасында яшәү безне бәхетле итә»
- Дөньяда яхшы кешеләр күп икән. Ярдәм итәм, булышам, дип торучылар Чаллыда да бихисап. Шәһәргә килгән беренче көннән бирле, безгә, булдыра алганча, ярдәм итәләр. Кайсысы кием‑салым алып килә, кайсысы хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итә, ашамлыкны әйткән дә юк, капчыклап китереп бирәләр. Кечкенә балалары булган гаиләләргә аеруча булышалар. Бала киемнәре, ризыклар, уенчыклар - барысы да җитәрлек. Берничә баласы булганнарны кибеткә алып барып, өр-яңадан киендереп алып кайтучылар да бар. Киң күңелле, изге җанлы кешеләр арасында яшәү безне бәхетле итә, - ди Лида апа.

«Джумба» сәүдә үзәгенең дүртенче катында һәр көнне капчыклар белән кием-салым, медикаментлар, памперслар, уенчыклар, озак саклана торган ризыклар җыела. Аларны тулай торакта яшәүчеләргә тапшыралар.

Кешеләргә матди генә түгел, рухи яктан, психологик ярдәм дә бик кирәк.

Олы йөрәкле, мәрхәмәтле Любовь Андреевнаның сугыш турында хәбәрләрдән генә ишетеп белүе түгел. Украинадан яшь вакытта Чаллыга күченеп килгән ханымның үзенең туганнары да Луганск өлкәсендә яшиләр. Ул качакларга һәрчак ярдәм итеп тора. Ул ял итеп, бераз онытылып торырга дип, Александр белән Лиданы бакчасына чакырган.

- Бүген төнлә яшенле яңгыр булды. Тулай торакта яшәүче балалар «тагын аталар, качарга кирәк», дип йокыларыннан торып куркышып беткәннәр. Кызганыч, туганнарыбыз, дус-ишләребез, танышларыбыз Украинада калдылар. Аларны күрү бәхетенә ирешүебезне күз алдына да китереп булмый. Әмма аннан кача алуыбызны тормыш бүләге дип саныйбыз. Югалткан милек тә, байлык та кирәкми, тыныч зәңгәр күкләр һәм әниемнең хәзерге вакытта исән‑сау булуы кирәк, - диде Лида Лученко саубуллашканда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading