16+

Универсиада ачылышында «ТНВ» рекорд куйган

6 июль көнне «Казан-Арена» стадионында узган Универсиада ачылышы тантанасын тамашачыларга зәңгәр экраннар аша күрсәтү бурычын «ТНВ-Татарстан» һәм «Россия 1» каналлары алган иде. «TNS Gallup Media» үлчәнешләр өлкәсендә әйдәп баручы агентлык мәгълүматларына караганда, ачылыш тантанасы трансляцияләнгән вакыт эчендә «ТНВ-Татарстан» телеканалы телевизор караучылар саны буенча рекорд куйган - Казандагы тамашачыларның гомуми саныннан...

6 июль көнне «Казан-Арена» стадионында узган Универсиада ачылышы тантанасын тамашачыларга зәңгәр экраннар аша күрсәтү бурычын «ТНВ-Татарстан» һәм «Россия 1» каналлары алган иде. «TNS Gallup Media» үлчәнешләр өлкәсендә әйдәп баручы агентлык мәгълүматларына караганда, ачылыш тантанасы трансляцияләнгән вакыт эчендә «ТНВ-Татарстан» телеканалы телевизор караучылар саны буенча рекорд куйган - Казандагы тамашачыларның гомуми саныннан 19,6 процент! Әлеге тамашачыларның кемнәр булуына килгәндә, ачылыш тантанасын караучыларның күбесе 18-34 яшьлек ир-атлар һәм 35-54 яшьлек хатын-кызлар. «ТНВ»ны караучыларның иң күп өлеше 00.50 минуттан алып 01.50 минут аралыгына туры килә. Тамашачылар саны 27,2 процентка җиткән мондый хәл гомумроссия телеканалларына гына хас. Универсиада флагын күтәрү һәм Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясаган мизгелләр булган икән ул. «ТНВ»га шушы вакыт аралыгында күрсәткәләп алырга реклама биргән кешеләр дә уңган инде.
Казан шәһәрендә федераль телеканаллар каралышының бер атна аралыгына туры килүче өлеше уртача 10нан 12 процентка кадәр җитә. Телепремьералар, яңа сезон презентацияләре, гомумроссия һәм халыкара масштабтагы чараларның турыдан-туры трансляцияләре вакытында иң популяр телеканалларны тамаша кылучылар өлеше 16 процентка менәргә мөмкин. Халыкны 100 процент дип алганда, аларның «TNS Gallup Media» шәһәр тикшерү панеленә кергән 21 канал арасында бүленешен дә истә тотарга кирәк, билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading