16+

Универсиада яңалыклары – телефонда

«Казан-2013» башкарма дирекциясе» «2013 елда узачак Бөтендөнья XXVII җәйге Универсиадасы буенча юл күрсәткеч» түләүсез мобиль кушымта эшләп чыгарды.

Универсиада яңалыклары – телефонда

«Казан-2013» башкарма дирекциясе» «2013 елда узачак Бөтендөнья XXVII җәйге Универсиадасы буенча юл күрсәткеч» түләүсез мобиль кушымта эшләп чыгарды.

Әлеге кушымта ярдәмендә ярышларның иң яңа расписаниесен табарга һәм Уеннарның мәдәни программасы курсында булырга мөмкин. Универсиада корылмалары һәм спорт дисциплиналары турында мәгълүматлар алу, уеннарның соңгы нәтиҗәләрен, медаль таблицасындагы үзгәрешләрне күзәтеп тору өчен бик уңайлы ул.
Мобиль кушымтаның интерфейсы рус, татар һәм инглиз телләрендә эшләнгән.
Әлеге кушымта iOS базасындагы iPhone 3GS, iPhone 4, iPhone 4S, iPhone 5; iPod touch (3-5 буын); iPad мобиль җайланмалары белән туры килә.
Кушымта бушлай һәм аны App Store https://itunes.apple.com да Кazan 2013, Универсиада, Универсиада 2013, Universiade, Universiade 2013 тэглары буенча күчереп алып була. Хәзерге вакытта кушымтаның 1.1 версиясен генә күчереп алырга мөмкин, аның яңартылышын күзәтеп барырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading