16+

“Урамнан торба уза, өйдә газ юк. Бу нинди хәл?”

Торак йортларга бушлай газ торбасы сузу программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

“Урамнан торба уза, өйдә газ юк. Бу нинди хәл?”

Торак йортларга бушлай газ торбасы сузу программасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Россия Президенты Владимир Путин 2021 елның апрелендә, торак пунктларда газүткәргеч булып та, кайбер өйләргә газ кертеләгәнлеген тәнкыйтьләп, бушлай газ торбалары сузарга күрсәтмә биргән иде.

Татарстан газны оста куалый
– Россия Президенты күрсәтмәсен үтәү максатында, 2021 елда ук төбәкләрдә штаблар оештырылды. Бездә республика штабын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе җитәкли, эшләрнең башкарылышын җитди күзәтчелектә тота. Беренче исемлеккә 18 мең гариза тупланды, 2021 елны ук 9 мең йортка һәм учреждениегә газ кертелде. Медицина учреждениеләренә, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә газ шулай ук бушлай сузыла,-диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Марат Минибаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Газ торбасы түләүсез рәвештә йорт кишәрлеге чигенә кадәр китерелә. Кешенең җир кишәрлегенә, йортка документлары булырга тиеш. Газның көнкүреш максталарда гына файдаланылуы зарур. Бинага эшкуарлык максатларында газүткәргеч сузу – түләүле.

– Бакчачылык ширкатьләрендәге йортларга да газ торбасы сузылачак, башта ширкать чигенә кадәр генә китерү каралган иде. Бакчачылык ширкатендәге йорт “бакча өе” генә түгел, ә яши торган йорт булырга тиеш. Хәзер бакчачылык ширкатьләрендәге йортларга газ торбалары сузу буенча норматив актлар әзерләнә. Татарстан йортларны һәм биналарны газлаштыруда алдынгыларның берсе,-диде Марат Минибаев.

Каймарыга да газ керәчәк әле
Татарстанда газ кертергә 28 мең физик һәм юридик зат гариза биргән, шуларның 26 меңе белән инде килешүләр кабул ителгән.

– Яңа йортлар төзелә тора, шунлыктан газ торбалары сузу буенча программаның вакыт чиге юк. Газлаштыруга гаризаны электрон рәвештә җибәрү кулаерак,-диде “Газпромтрансгаз” җәмгыятене генераль директоры урынбасары Михаил Фролов.

– Каймары һәм Сокуры авыллары янында күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бүлеп бирелде. Андагы йортларга шушы программа кысаларында бушлай газ торбасы сузылачакмы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

– Әлеге яңа участокларда әле газүткәргечләр төзелмәгән, йортлар да юк. Йорт чигенә кадәр газ торбасы сузу инде газүткәргечләре булган торак пунктларда гына башкарыла. Каймары һәм Сокуры авыллары янында барлыкка киләчәк бистәләрне газлаштыру республикада газлаштыру программасы нигезендә гамәлгә ашырылачак,-дип җавап бирде Михаил Фролов.

Субсидия кемнәргә бирелә?
– Социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә йорт эчендә газ кертү һәм газ җиһазлары урнаштыру өчен 100 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Бу субсидияне кире кайтарып түлисе түгел. Республикада 2 мең 300 кеше субсидия алды инде, быел 271 кешегә субсидия бирелде,-диде республиканың хезмәт, социаль яклау һәм эш белән тәэмин итү министры урынбасары Наталья Бутаева.

Ташламалы категорияләр: Бөек Ватан сугышында катнашканнар, Бөек Ватан сугышы инвалидлары, сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, күп балалы гаиләләр, Iнче һәм IIнче төркем инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, керемнәре кеше санына 19 мең сумнан артмаган гаиләләр.

Наталья Бутаева аңлатканча, эш урыны булмаган кешеләр газ җиһазлары урнаштырганга субсидия өчен яшәү урыннарындагы эш белән тәэмин итү үзәкләреннән белешмә алырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading