16+

Уртак эшләр, уртак бәйрәм

Быел «Кар десанты» республика эзтабарлар хәрәкәтенә - 45, ә «Ватан» берләшмәсе» төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасына 20 ел. Шул уңайдан 6 июнь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тантаналы кичә узачак.

Татарстанда студентларның беренче «Кар десанты» эзтабарлар хәрәкәте 1967 елда Казан университетының география факультетында оеша. Ә 1993 елда исә республиканың эзтабарлар хәрәкәте традицияләрен саклап калу, геройлык һәм ватанпәрвәрлек эшләрен үстерү максатыннан, «Кар десанты» базасында «Ватан» берләшмәсе» төбәкара иҗтимагый яшьләр оешмасы барлыкка килә. Ул республиканың барлык эзтабарлар хәрәкәтләрен берләштерә. Татарстанның эзтабарлар хәрәкәте Ватанны саклаганда һәлак булган сугышчылар турында истәлекләрне мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Әлеге хәрәкәтнең тәрбияви роле бәяләп бетергесез.
С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узачак зур бәйрәмгә рәсми затлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, барлык буын «десантчы»лары, республиканың эзтабарлар хәрәкәте һәм яшьләр оешмалары вәкилләре һәм башкалар җыелыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading