16+

Ушу белән каратэ бар кешене каратыр

Сугышчан сәнгать һәм спорт төрләрен яратучылар 22 февраль көнне Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге»ндә булачак фестивальгә, һичшиксез, килергә тиешләр.

Ушу белән каратэ бар кешене каратыр

Сугышчан сәнгать һәм спорт төрләрен яратучылар 22 февраль көнне Казанның «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге»ндә булачак фестивальгә, һичшиксез, килергә тиешләр.

Сугышчан сәнгать буенча беренче ачык фестивальне нәкъ менә Ватанны саклаучылар көне алдыннан үткәрергә булганнар. Керү ирекле булган бу чара кече яшьтәгеләргә дә, өлкәннәргә дә бик ошаячак. Бер урында республиканың бөтен төбәкләреннән килгән 150дән артык катнашучы тарафыннан күрсәтеләчәк 17 төрдәге сугышчан осталык «дәрес»ләрен кайчан аласың ди әле. Сугышчан осталыкның айкидо, армия кул сугышы, каратэ, комплекслы көрәш, тай боксы, киокусинкай, ушу, кабудо, үзсаклану комбаты, кэндо, сётокан, катнаш сугышчан көрәш, капоэйра, кикбоксинг, кудо, сито-рю, фудокан дигән төрләре бар икән. Һәм бу ел саен өстәлеп тора. Фестивальне узган ел ук оештырырга уйлаган булганнар, әмма, кайбер сәбәпләр аркасында, бу эш барып чыкмаган. Яхшыга гына булган икән әле. Шушы бер ел эчендә тагын берничә төр барлыкка килеп өлгергән. Максаты республикабызны бөтенроссия һәм халыкара ярышларда тәкъдим итәрдәй барлык спорт федерацияләрен бергә туплау булган фестиваль, беренче чиратта, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый. Спорт белән шөгыльләнү һәм сугышчан сәнгатьне өйрәнү аркылы яшь буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү бурычын да куйган ул. Фәйзи урамы, 2 А йортта урнашкан үзәктә 10.00 сәгатьтә башланачак фестивальгә рәхим итегез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading