16+

Утыз сум өчен тавыш куптарып, хаклык эзләү – адәм көлкесе

Кондуктор да юл бирми, картагызда акча юк, хет әллә кайдан бирсәләр дә, миңа барыбер, түләү үтми. Йә түләгез, йә чыгып китегез, дип тавыш күтәрә башлады. Теге ханым бик интеллигент булып кыланырга тырышса да, сүзен бирми. Гаеп кондукторда икәнен белдермәкче була. Акырыша торгач, чыгып китте, тәки. Инде ике остановка узып, барыбыз да тынычландык дигәндә, теге хатын тагын килеп кермәсенме?!

Утыз сум өчен тавыш куптарып, хаклык эзләү – адәм көлкесе

Кондуктор да юл бирми, картагызда акча юк, хет әллә кайдан бирсәләр дә, миңа барыбер, түләү үтми. Йә түләгез, йә чыгып китегез, дип тавыш күтәрә башлады. Теге ханым бик интеллигент булып кыланырга тырышса да, сүзен бирми. Гаеп кондукторда икәнен белдермәкче була. Акырыша торгач, чыгып китте, тәки. Инде ике остановка узып, барыбыз да тынычландык дигәндә, теге хатын тагын килеп кермәсенме?!

Хаклык эзләп, тавыш куптаруның да бер чиге була.
Мәрхүм остазыбыз Илдар Низамов, җәмгыятебезне һәм гомумән, гади халык сулышын яхшырак аңлар өчен, безгә җәмгыять транспортында ешрак йөрергә куша иде.

Шул нәзерен истә тотып та, аннары көне дә матур булганда, машинаны калдырып, автобуста йөргәлим. Күзәтүчән кешегә һәр җирдә дә гыйбрәт табыла инде ул, ә автобуста барганда, бигрәк тә. Һәр баруда хикәя язарлык вакыйга булып куя. Күптән түгел генә, университетка автобуста гына утырып барырмын дигән идем, ә анда булган вакыйга аркасында, хәтта, кабул итү имтиханына да соңга калырга туры килде.

Эш шунда ки, бер пассажир ханымның юл йөрү картасыннан кондуктор акчаны, ни сәбәпледер, салдыра алмады. Картагыз эшләми, акчалата бирегез, ди. Теге пассажир ханым инде ниндидер кызыл тышлы кенәгәсен чыгарып, аны кондуктор борын төбендә болгый-болгый, мин түләмим, бу юл картасын минем эштән бирделәр, теләсә нишләгез, шуннан салдырыгыз, дип, үзенекен туктый.

Кондуктор да юл бирми, картагызда акча юк, хет әллә кайдан бирсәләр дә, миңа барыбер, түләү үтми. Йә түләгез, йә чыгып китегез, дип тавыш күтәрә башлады. Теге ханым бик интеллигент булып кыланырга тырышса да, сүзен бирми. Гаеп кондукторда икәнен белдермәкче була. Акырыша торгач, чыгып китте, тәки.
Инде ике остановка узып, барыбыз да тынычландык дигәндә, теге хатын тагын килеп кермәсенме?! Арттан килгән автобуска утырып, безнең автобусны куып тоткан икән. Теге автобуста  түләү үткән, янәсе: “Йәгез әле, тагын салдырып карагыз!– - дип юл картасын кабат кондукторга сузды. Бу юлы түләү алынды. “Әһә! Әйттем бит гаеп сезнең аппаратта, диеп! Мин сезгә каршы жалоба язачакмын!” – дия-дия телефонын кондуктор битенә терәп, аны видеога төшерергә тотынды.

Кондуктор апа: “Син әле генә башка картадан юл картасына акча күчердең дә, хәзер мине җүләргә чыгармакчы буласың, кабахәт!” – дип, телефонын бәреп төшерә язды. Теге пассажир хатын да, шундук, кондукторга селтәнә башлады. Үзе “сез” дип кенә сөйләшә инде, интеллигент, янәсе. Куенындагы ниндидер министерствоның кызыл тышлы кенәгәсе дә көч биреп тора күрәсең, бирешми.

Бераз шулай төрткәләшкәч, теге “министерство хатыны”: “Мин үземнең хаклыгымны гына исбатларга теләгән идем, принципиаль рәвештә. Минем карта эшли, гаеп сездә! Кадалып китегез автобусыгыз белән!” - дип, җиңү яулаган спортсмен рәвешендә, киләсе тукталышта чыгып китте. “Бар, сущщкы!” – дип, артыннан кондуктор кычкырганын ишеткәндерме, юкмы, билгесез.
Үзенең хаклыгын яклау аңа 60 сумга төште. Дөресрәге, аңа да түгел, эшеннән бирелгән ниндидер “министерство картасы” исәбеннән чыкты инде. Министерство исәбеннән булганда, тукталыш саен чыгып-кереп йөрсәң дә, җәл түгелдер инде ул, хаклыгыңны исбатлау, үз кесәңнән чыкмагач.

Тупас һәм дорфа сөйләшсә дә, мөлдерәмә тулып, кызарган күзләре кондуктор апайның нечкә күңелен сиздерә иде. Ничектер, җәлләп тә куйдым үзен.
Ә теге хаклык эзләүче, принципиаль ханымның кыланмышларыннан чыгып, нинди министерствода эшләгәнен чамалыйм да кебек. Шундый “мөһим” сорауларда ул министерство искиткеч принципиальлек күрсәтә. Чынлыкта, кызыл тышлы кенәгәсен селтәп, үзен бик каты абруйлы кеше икәнен исбатларга маташса да, интеллигентлык, абруйлык ул бит әле “сез” дип сөйләшүдә генә түгел.

Кемнеңдер ялгышын яки хатасын башкаларга сиздермичә генә үзенә белгертә белү, мөмкинлек булганда, аны сиздермичә төзәтеп тә кую –  менә бу зыялы кешенең бер билгесе.
Утыз сум өчен бу кадәр тавыш куптарып, хаклык эзләү – адәм көлкесе инде. Принцип түгел – күңел ваклыгы.

Алия Исрафилова,
Казан. 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading