16+

Вадим Костюнин: «Аеруча каты җинаять эшләнелсә, хәтта 14 яшьлек кешегә карата да җинаять эше кузгатыла»

Татарстанда быелның сигез аенда наркотикларга бәйле 2497 җинаять очрагы ачыкланган, 1203 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

Вадим Костюнин: «Аеруча каты җинаять эшләнелсә, хәтта 14 яшьлек кешегә карата да җинаять эше кузгатыла»

Татарстанда быелның сигез аенда наркотикларга бәйле 2497 җинаять очрагы ачыкланган, 1203 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган.

- Август аенда Томск шәһәренә 989,46 грамм гашиш алып баручы Мәскәү кешесе тоткарланды.

Сентябрь аенда янә автоинспекторлар Чиләбегә ярты килограмм синтетик наркотик алып баручы чит ил гражданын эләктерде. Урта Азиядән, Молдовиядән булган кайберәүләр республикада наркотик тарату белән шөгыльләнә. Әле шушы көннәрдә генә өч Украина гражданы тотылды. Алар интернет аша наркотик сатканнар. Шушы төркемдәге дүртенче кеше, наркотикларын күтәреп, полициягә үзе килде, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контроль идарәсе җитәкчесе Вадим Костюнин кичә министрлыкта үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Быел республикадагы югары һәм урта уку йортларында белем алучы 30592 студент медицина тикшерүе узган, шулардан 12 кешенең наркотиклар куллануы ачыкланган.

- Югары уку йортларында, мәктәпләрдә аңлату эшләре алып барылу нәтиҗәсендә, шөкер, наркотиклар кулланучылар саны кимүгә бара. Быелның сигез аенда балигъ булмаганнар арасында наркотикларга бәйле җинаятьләр узган елгыдан 57,3 процентка кимеде. Наркотик саткан өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный, гомерлеккә дә төрмәгә утыртылырга мөмкин. Унсигез яшь тулган кеше гомуми нигездә җинаять җаваплылыгына тартыла. Әгәр аеруча каты җинаять эшләнелсә, уналты һәм, хәтта, ундүрт яшьлек кешегә карата да җинаять эше кузгатыла, - дип кисәтте полиция подполковнигы Вадим Костюнин.

Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләрендә наркотиклар тарату белән шөгыльләнгән биш кешелек җинаятьчел төркем гыйнвар аенда кулга алынган. Кама аръягы зонасында наркотиклар таратканнары өчен июнь аенда Түбән Кама шәһәре суды тагын җиде кешелек төркемгә хөкем карары чыгарган. Бу төркемнәр әгъзалары, гомум исәптә, 126 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

- Наркотиклар таратучыларга шундый каты хөкем чыгарылуы нигезле. Быелның сигез аенда гына да республикада наркотиклар кулланудан 27 кеше вакытсыз вафат булды. Аеруча яшь егетләр һәм кызлар наркотиклардан ерак торсыннар иде, балаларыбызны бу афәттән саклыйк. Наркотиклар таратучыларга каршы җәмәгатьчелек белән көрәшик, - диде Вадим Костюнин.

Җинаять корбаны яки шаһиты булсагыз, кичекмәстән, полициягә түбәндәге телефоннар аша шалтыратыгыз: 02; 291-20-02 яки 112.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading