16+

Васил Гарифуллин: “Татар халкы өчен җиде журналист әзерләү көлке бит инде”

Журналистлар берлеге съездында КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин милли кадрлар әзерләүдәге кыенлыклар турында сөйләде.

Васил Гарифуллин: “Татар халкы өчен җиде журналист әзерләү көлке бит инде”

Журналистлар берлеге съездында КФУның Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, профессор Васил Гарифуллин милли кадрлар әзерләүдәге кыенлыклар турында сөйләде.

– Милли журналистларны әзерләү авырткан урын булып кала бирә. Моның төп сәбәбе – безнең юнәлеш өчен бюджет урыннары елдан-ел азрак бүленеп бирү, ә кайбер елларда бөтенләй бирелмәү. Узган ел беренче курска 156 студент кабул иттек. Алар барысы да түләп укый. Игътибар итегез: бу 156 студент арасыннан татар журналистикасы бүлегендә укучы бер генә студент та юк. Милли кадрларны әзерләүне Татарстан үз кулына алса иде. 2018-2019 елларда мондый тәҗрибә үрнәге булды. Хөкүмәт финанславы ярдәмендә берничә студентны максатчан программа нигезендә кабул иттек. Теләк булганда, хөкүмәтнең милли кадрлар әзерләүгә ярдәм итү мөмкинлеге бар, – диде ул. 

22 еллар элек университетның журфак деканы булып сайлап куелгач, милли кадрлар әзерләү өчен ярдәм сорап, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗәгать итүен искә төшерде. 

– Депутатларыбыз Туфан Миңнуллин һәм Разил Вәлиев бу проблеманы тирән аңлап, журналист кадрларын әзерләү мәсьәләсендә 2003 елда парламент тыңлаулары уздыруга иреште. Парламент тыңлауларын Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Фикер алышулардан соң, депутатлар журналист кадрлары әзерләүдә Татарстан бюджетыннан ел саен алты миллион сум, ул вакытлар өчен зур акча иде бу, бүлеп бирү тәкъдимен кертте. Бу сумма аерым пункт буларак, 2004 елда бюджет проектына кертелде. Ләкин ул беренче укылышта ук сызып ташланды. Ул вакыттагы премьер-министрыбыз университет федераль бюджеттан гына финанслана, дигән резолюция салган иде. Моннан соң, без алга таба да Мәскәү күзенә карап утыра башладык. Аз гына бюджет урыны бирсәләр, аны тулаем татар кадрларын әзерләүгә исраф итеп йөрдек. Быел университетка журналистика юнәлешенә нибары җиде бюджет урыны бирелде. Аларны барысын да татар журналистларын әзерләүгә планлаштырып куйдык. Моның өчен җитәкчебез Леонид Толчинскийга рәхмәт. Ул бу мәсьәләне тирәнтен аңлый, һәр елны аз гына бюджет урыны бирелсә дә, татар журналистларын әзерләү бүлегенә кабул итәбез. Җиде миллион... Җиде миллион булмаса, биш миллион булсын, татар халкы өчен ел да җиде журналист әзерләү көлке бит инде ул! Диңгездәге җиде тамчы кебек. Нәкъ менә шуның өчен дә без Татарстан хөкүмәтеннән журналист кадрлар әзерләүне финанслау белән бәйле озак елларга исәпләнгән максатчан программа булдыруны сорыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading