Җәй буе «тимер атта» йөрергә хыялланып та вакытлары тимәгәннәр өчен Veli'K велосипедлар прокаты 16 октябрьгә кадәр эшләячәк. Сезон ябылганчы мин дә буыннарны чыныктырып, «педаль» әйләндерергә булдым.
Максат акча эшләү түгел
Былтыр Универсиада алдыннан Казанда беренче Veli'K велосипедлар прокаты эшли башлады. Проектны тормышка ашыру өчен өч миллион евро акча сарыф ителгән. Велосипедлар прокаты Европа, Япония илләрендә халык тарафыннан инде күптән көндәлек тормышта актив кулланыла. Россиядә исә, андый программа әле беренче тапкыр, анысы да бездә - Казанда гамәлгә кертелде. Республика җитәкчеләре дә велосипедларда җилдерде. Шәһәр мэры Илсур Метшин, аның урынбасары Оскар Прокопьев, сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, вице-премьер Алексей Песошин велосипедларда йөреп сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады. Аларга кушылып шәһәр халкы да «сәпидләргә» утырды. Быел 16500 кеше прокатка алып велосипедлардан файдаланган. Veli'K проектының Казан буенча менеджеры Игорь Кудричев фаразлавынча, сезон ахырына ул сан 18 меңгә җитәчәк. Станцияләрнең җидесеннән дә халык бертигез күләмдә куллана икән. Ял көннәрендә исә Камал театры каршысында һәм шәһәр Ратушасы янында урнашкан велосипедларга чират бигрәк тә күп.
Ел башында җитәкчеләр җиде велосипед станциясенә өстәп тагын биш прокат ноктасы ачабыз дип белдерсәләр дә, бюджет мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, станцияләр әле эшли башламады.
- Безнең төп максатыбыз акча эшләү түгел. Без шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүчеләр. Велосипедларга ихтыяҗ артса, прокат нокталарын һичшиксез арттырачакбыз, - диде Игорь Кудричев.
Велосипедны интернет аша аласы
Veli'K велосипедлар прокаты атнасына җиде көн, тәүлегенә 24 сәгать эшли. Димәк, җаның теләгән вакытта шәһәр урамнары буйлап тимер атка утырып йөри аласың. Ләкин велосипедта йөрү өчен башта интернет челтәре аша http://www.veli-k.ru/ сайтында абонемент сатып алырга кирәк. Интернет белән «дус» булмаганнар өчен бу шактый четерекле эш. Дөресен генә әйткәндә, интернет «корты» булсам да, үземә дә сайтта теркәлгәндә бераз баш ватарга туры килде. Кулланучыларның күбесе велосипедларны терминал аша алып булса, яхшырак булыр иде дип зарланды.
Сайт аша «сәпит» арендалау болайрак башкарыла. Сайтка керүгә сул як почмакта абонементны тутырырга дигән төймәгә басарга кирәк. Абонементның бәясе көненә - 30, өч көнгә 50 сум. Мин бер көнлек абонемент сайладым. Шунда ук велосипедларны кулланган өчен шәһәр транспорт картасы аша түләячәкмен дигән төймәгә дә басарга була. Бу очракта «сәпидтә» йөргән өчен дә автобуста түләгән кебек транспорт картасы аша гына түлисе. Абонементка язылу өчен сайтта теркәлергә кирәк. Моның өчен почта адресыгызны, кәрәзле телефон номерыгызны һәм үзегезгә җайлы булган дүрт символдан торган «серле сүз» язарга тиеш буласыз. Соңгы эш итеп кредит картагызның номерларын язып оешма исеменә 30 яки 50 сум акчагызны җибәрәсез.
Сайт караклардан, явыз ният белән керүчеләрдән сакланган дип белдерде Veli'K проекты җитәкчеләре. Мин баштарак бераз шикләнсәм дә, интернет аша акчамны түләдем. Сайтта теркәлгәннән соң, сезнең телефон номерыгызга һәм электрон почтагызга абонент номеры, транспорт картасына теркәлү өчен аерым код һәм үзегез язган «серле сүз» җибәреләчәк.
Шәһәр «сәпид» өчен ярашмаган
Абонемент сатып алган кеше көн дәвамында велосипедта рәхәтләнеп йөри ала. Терминалларның җидесе дә бер-берсенә якын, шәһәр үзәгендә урнашкан. Һәр терминалда ун велосипед бар. Велосипедларны бер станциядән алып, икенчесендә калдырып та, алмаштырып китәргә дә була.
Мин Veli'K велосипедлар прокатына яңгыр астында күгәреп, эштән чыккандыр инде болар дип, кызык өчен генә килгән идем, ялгышканмын икән. Башта сайлаган велосипедымны яхшылап тикшереп чыктым. Берәр җитешсезлеге булса, үзем җавап бирәм бит.
«Сәпидләр»нең барысы да яхшы халәттә иде. Велосипедларны даими карап, төзәткәләп торалар икән. Терминалда телефоныгызга килгән смс-хәбәрдә язылган номерларны җыясыз да үзегезгә кирәкле велосипедны аласыз. Бер карточкага бары тик бер генә велосипед алып була.
Чыдам велосипедлар нык детальләрдән ясалганга, күтәреп алырга бераз авыррак булды, ләкин асфальт юллардан бер дә кылтырамыйча җилдертте алар.
Йөри торгач шуны аңладым, велосипедлар шәһәр шартлары өчен ярашса да, шәһәр велосипедларга әле ярашмаган икән. Җәяүлеләр йөри торган тротуардан йөрү тыелган. Ә юлда күзен-башын акайтып югары тизлектә йөргән машиналар арасында йөрергә кыймадым. Кая барырга белмичә хәйран гына уйланып басып торгач, «Черек күл» паркына юл тоттым. Кешеләрнең сәер карашларына игътибар бирмичә, берәр сәгать парк буйлап «сәпидтә» күгәрченнәр куып йөрдем. Рәхәт тә соң шәһәр урамнары буйлап югары тизлектә барганда, йөзеңә бәргән салкын һаваны тоюлары!
Йөреп туйгач, урынына куй!
Абонементтан кала велосипедта йөргән вакыт өчен аерым түләргә кирәк. Беренче ярты сәгате бушка булса, аннан соңгы бер сәгате - 50, ә калган һәр сәгате - 150 сум.
Велосипедта йөргәннән соң аны үз урынына илтеп куярга да кирәк. Әгәр дә үз вакытында китереп куймасаң, йә велосипедны ватсаң, штраф түлисең. Аның бәясе 14 меңгә кадәр. Велосипедны китереп куйганнан соң ике кыска сигнал яңгырарга һәм йозак кырыенда яшел ут янарга тиеш. Йөреп туйгач, терминал янына янә килеп велосипедта йөрүең турында кыскача белешмә алырга кирәк булачак. Анда велосипедны алган һәм китереп куйган вакытың, прокатның күпмегә төшкәне язылган була. Ул акчалар бер атна эчендә сезнең карточкагыздан салдырып алыначак. Әгәр «сәпидтә» йөргәннән соң аны үз урынына куя алмасагыз йә берәр җитди сәбәпләр килеп чыкса, 8-800-700-8642 номерлы кайнар линиягә шалтыратырга кирәк.
Юлда нинди генә хәлләр булмый. Велосипедта йөргәндә берәр җирең җәрәхәтләнеп, йә башка җитди сәбәпләр аркасында «сәпид»ләрне вакытында үз урынына китереп куя алмаган очракта да әлеге номер буенча шалтыратыгыз.
- Без һәрвакыт намуслы кулланучыга ярдәм кулы сузарга әзер. Һәр очрак белән аерым танышып, кулланучы хәленә керергә тырышабыз, - дип белдерделәр миңа Veli'K проекты колл үзәгендә.
Прокат яхшы сакланса да, велосипедларны урлаган очраклар да бар икән. Быел ике «тимер атны» терминалга кире кайтармаганнар. Моны җитәкчеләр кешеләрнең үзләре эчкән коега төкерүе белән тиңли. Чөнки проект бары тик халык өчен, аның мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләнә бит.
«Черек күл» паркы янындагы терминал «сәпид» бирмичә мине озак азаплады.
Терминаллар адресы:
1. КМТТУ (КНИТУ) университеты каршында (К.Маркс урамы, 70 нче йорт).
2. Шәһәр Ратушасы (Пушкин урамы, 33нче йорт).
3. Кремль каршында (Кремль урамы, 2нче йорт).
4. УНИКС каршында (Кремль урамы, 18 йорт).
5. Камал театры (Татарстан, Сәлимҗанов урамнарында).
6. «Черек күл» паркы (Чернышев, Дзержинский урамнары).
7. Бауман урамы, 54 йорт
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар