16+

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Россия көне белән тәбрик итәм. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең фидакарь хезмәте, ихтыяр көче, таланты белән бөек держава төзегән, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырган, дошманнардан саклаган. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә. Ватаныбыз һәм аның лаеклы киләчәге хакына куйган максатларга ирешергә ярдәм итә», - диелә Владимир Путинның котлау телеграммасында.

Россия Президенты Татарстан лидерына уңышлар теләде.

Татарстан Президенты шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның котлавын да кабул итте. Россия Премьер-министры уртак хезмәт, максатка омтылыш һәм җаваплылык алдагы планнарны гамәлә ашырырга һәм уңышка ирешергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. РФ Федераль Җыены Федерация Советы Валентина Матвиенконың ТР Президентына мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, 12 июнь - ил тарихындагы аерым бер дата, ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә.


Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading