16+

Владимир Вавилов: «Халыкта хосписны үлем белән бәйләргә тырышалар, бу алай түгел, зинһар, шул хакта матбугатта языгыз әле»

Казанда концерт була, дигән хәбәр берәүне дә шаккатырмый инде бүген. Миллионлы башкалабызның төрле почмакларында андый концерт-тамашалар көн саен дистәләп уза торгандыр. Ләкин шулай булса да, 3 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уза торганына аерым мөнәсәбәт, аерым игътибар. "Татар информ" мәгълүмат агентлыгында хәтта аңа багышлап матбугат конференциясе дә...

Владимир Вавилов: «Халыкта хосписны үлем белән бәйләргә тырышалар, бу алай түгел, зинһар, шул хакта матбугатта языгыз әле»

Казанда концерт була, дигән хәбәр берәүне дә шаккатырмый инде бүген. Миллионлы башкалабызның төрле почмакларында андый концерт-тамашалар көн саен дистәләп уза торгандыр. Ләкин шулай булса да, 3 апрель көнне Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында уза торганына аерым мөнәсәбәт, аерым игътибар. "Татар информ" мәгълүмат агентлыгында хәтта аңа багышлап матбугат конференциясе дә...

Чөнки ул хәйрия концерты, аны оештыручылар һәм катнашучылар бик игелекле гамәл кылырга җыенганнар, кергән керем Казан хосписына ярдәм булачак. Шуңа күрә дә җурналистлар белән очрашуга әлеге хосписны оештыручы һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының җитәкчесе Владимир Вавилов, хосписның якын дусты һәм ярдәмчесе, Татарстаннан җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм хоспис пациенты өч яшьлек нәни Азамат белән әнисе Елена Самадова да килгәннәр иде.

Нәни кызын 2003 елда мәкерле чир - лейкоз якты дөньядан алып киткәч, кара кайгыга баткан әти кеше калган гомерен шундый чир һәм онкологиянең башка төрләре белән көрәшүче балаларга, аларның гаиләләренә ярдәм итеп уздырырга карар кыла. Шул ук елны кызы исемендәге фонд оештыра һәм фонд бүген барлыгы ике меңнән артык авыр хәлдәге балага ярдәм кулы сузган. Владимир Вавиловның тәкъдиме һәм тырышлыгы 2014 елда Казанда хоспис ачыла.

- Халыкта хосписны "фәрештәләр йорты" дип атыйлар һәм нишләптер, еш кына югалтулар, үлем белән бәйләргә тырышалар. Бу алай түгел, зинһар, шул хакта матбугатта языгыз әле, - дип, каләм ияләренә үтенечен белдерде Владимир Владимирович. - Сабыйларның яшәмичә үк якты дөньядан китүләре бик авыр гаделсезлек билгеле. Балалар дөньяга яшәр өчен килә, үләр өчен түгел. Хосписның балалар бүлегендә югалтуларның 15 % кына булуы да шул хакта сөйли. Бу да кечкенә сан түгел. Ә менә өлкәннәр бүлегендә явыз үлем белән ешрак очрашабыз. Сабыйлар, бәхеткә, үзләре дә озаграк яшәргә тырышалар, тормышка теш-тырнаклары белән ябышалар. Мисалга Азаматны гына алыйк.



Малайның аяусыз язмышы хакында аның әнисе Елена ханым тәфсилләп сөйләде. 2014 елда чебен-черкигә куелган сеткага тотынып, нәни Азамат зур биеклектән егылып төшә. Табиблар, чын мәгънәсендә, могҗиза кылалар, сабыйның баш сөяген кыйпылчыклардан җыялар. Бала бик озак яшәү белән үлем арасында көрәшә, бәхеткә, дәвалануны хосписта дәвам итәргә туры килә аларга. Биредә эшләүче персоналның җылы мөнәсәбәте, назы, мәхәббәте, хоспистагы уңай шартлар малайның сәламәтлеген күзгә күрнерлек яхшырта. Ул инде хәзер елмая да белә, төрле авазлар да чыгара. Матбугат конференциясендә дә егет икәнен күрсәтте: елап көйсезләнмәде, әнисен борчымады, китап карап утырды. Тиздән тәмам савыгыр дип көтәләр табиблар. Алардан да ныграк әнисе көтә бу көнне.

Авыр чиргә дучар булган сабыйларның гомерен озынайту һәм авырту-сызлануларсыз гына икенче дөньяга китү мөмкинлеге тудырылган хосписта. Өлкәннәр бүлеге дә ачылган. Владмир Владимирович инде хосписның икенче корпусын оештыру уе белән йөри башлаган. Чөнки яман чир дә, башка каты авырулар да яшенә-картына карамый арта. Аларга каршы көрәшкә мондый хоспислар мөмкин кадәр күбрәк кирәк. Ул инде Казаннан ерак түгел генә урман эчендә бер комплекс та тапкан. Хуҗалары хакын да шактый киметкәннәр. Ләкин шулай да, аны сатып алу өчен генә дә (ә бит әле аны җиһазлыйсы да бар) күп нульлле суммаң булу кирәк.

Хосписта дәвалану да, алты тапкыр тиешенчә диеталы ашату балаларга да, аларның әти-әниләренә дә бушлай. Җыеп кына әйткәндә, хоспис әйләнә-тирәдәгеләрнең шәфкатенә, игелегенә нигезләнеп көн итә. Ә мондый авыруны бер көн дәвалау фондка үзләре әйтүенчә, биш меңгә төшә. Дөрес, дәүләт тә ярдәменнән ташламый, Президент үзе дә шәхсән булыша. Ләкин мондый дәвалау оешмасына акча беркайчан да артык булмый һәм ул гомерләрне озайту өчен тотылачак. Моны өлкәннәр генә түгел, балалар да аңлый. 3 апрель көнне кичке җиденче яртыда булачак концертта Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә укучы төрле конкурслар лауреатлары исемен яулаган талантлы һәм тырыш балалар катнашачак. Программаның авторы һәм оештыручысы Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева. Концертта Җәлилнең оныкчыклары да катнашачак. Кунакка Чулпан Хамматова да килер дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading