16+

Соңгы 3 елда заводта хезмәт хакы 80 процентка арткан

Казан дары заводында эшкә яңа гына урнашкан өйрәнчекнең хезмәт хакы 45 мең тәшкил итә.

Соңгы 3 елда заводта хезмәт хакы 80 процентка арткан

Казан дары заводында эшкә яңа гына урнашкан өйрәнчекнең хезмәт хакы 45 мең тәшкил итә.

Казан вертолет заводында да кимен куймыйлар –беренче айдан ук эшчеләр шундый ук акча ала. Тәҗрибә туплаган саен хезмәт хакын да үстерәләр. Алга таба ул 80-100 меңгә кадәр җитә. 

Татарстан предприятиеләре бүген хезмәткәрләрне җәлеп итү өчен акчасын гына түгел, башка уңайлыкларын да жәлләми. Башкаланың төрле почмакларыннан һәм хәтта республиканың төрле районнарыннан вахталар йөреп тора, шәһәргә күченеп килергә теләгәннәргә, тулай торакта урын яки фатир өчен аренданың бер өлешен каплау каралган. Заманча цехлар, бар тиешле куркынычсызлык чаралары, эш киеме белән тәэмин итү, бушлай туклану, спорт залына абонемент бәясенең 70 процентын үз өстенә алу һ.б. – һәр предприятиенең үз кызыксындыру чаралары. Оборона предприятиеләре продукциясенә ихтыяҗ арту сәбәпле, бу заводлар даими рәвештә үз эшчеләре санын тулыландыру белән мәшгуль.

-    Безнең продукция хәзер ихтыяҗлы, шуңа күрә без яңа җитештерүләргә кешеләр җыябыз. Биналар яңа, көнкүреш шартлары да яхшы. Хезмәткәрләр өчен социаль пакетлар гамәлдә, без аларны яңартабыз һәм эш эзләүчеләр өчен аларны тагын да кызыктыргыч итәргә тырышабыз. Хезмәт хакы соңгы 3 елда заводта хезмәт хакы 80 процентка артты, - дип сөйләде Дары заводының кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе Татьяна Михайлова.

Казан вертолет заводы да бүген 5,5 мең хезмәткәрне эш урыны белән тәэмин итә. Соңгы елда гына да 200гә якын өстәмә эш урыны булдырылган. Бүгенге көндә заводка 500гә якын эшче таләп ителә. Казан вертолет заводының генераль директор урынбасары – аппарат җитәкчесе Адель Шаһимәрданов сүзләренчә, бу ихтыяҗ һич кенә дә кадрларның китүе белән бәйле түгел. Җитештерү куәтененең артуы, яңа корпусларның төзелүе яңа хезмәткәрләргә сорауны тудыра.

-    Бүгенге көндә беренче квартал нәтиҗәләре буенча, төп җитештерү хезмәткәрләренең хезмәт хакы 100 меңнән артык тәшкил итә. Заводка тиешле тәҗрибәсез дә урнашырга мөмкин, укыту һәм яңадан укыту уздырыла. Өч айдан соң эшче тиешле разряд ала. Беренче айдан стажерлар 45 мең хезмәт хакы ала. Бу яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә – хезмәткәрләрнең 31 проценты 35 яшькә кадәрге егетләр-кызлар. Уртача яшь – 41, - ди Адель Шаһимәрданов.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова съзлщренчщ, 9 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, “Россиядә эш” бердәм цифрлы платформасында республика эш бирүчеләре 46 мең вакансия тәкъдим итә, шуларның 20 меңе квалификацияле белгечлекләр. Барыннан да бигрәк кадрларга ихтыяҗ җитештерү, төзелеш, эшкәртү сәнәгате, сәламәтлек саклау, транспорт һәм мәгариф өлкәсендә күзәтелә, дип билгеләде министр. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading