16+

Җәяү йөрүләр булмас инде хәзер

Казан халкы сизгәндер: юлларда машиналар саны бермә-бер артты. Август ахырларында, сентябрьдә һәрвакыт шулай була ул. Әмма үзизоляция чорын кичергәннән соң, быел шәһәр урамнарында транспортның күзгә күренеп артуы аеруча сизелде.

Җәяү йөрүләр булмас инде хәзер

Казан халкы сизгәндер: юлларда машиналар саны бермә-бер артты. Август ахырларында, сентябрьдә һәрвакыт шулай була ул. Әмма үзизоляция чорын кичергәннән соң, быел шәһәр урамнарында транспортның күзгә күренеп артуы аеруча сизелде.

Әйе, изоляция вакытында чынлап та җиңел сулап куйган идек. Туры мәгънәсендә. Транспорт газы кимүе сәбәпле, сулышларыбыз иркенәеп китте, суларга җиңел була башлады. Ләкин озакка бармады бу хәл. Тормыш шундыйга әверелде ки, берничә чакрымда гына урнашкан эшебезгә дә машина белән йөрибез, балаларыбызны да, бакча-мәктәпләргә трамвай һәм автобусларда түгел, тимер атларыбызда илтәбез. Ире бара алмаса, хатыны эшли моны. Ни дисәң дә, гаиләдә икешәр машина булу да модага кереп китте. Күршеләрдән, кешедән, хезмәттәшләрдән калышасы килми шул.

Машиналар саны әле тагын артачак. Чөнки бакча-дачалардан барысы да кайтып бетмәде. Сезонлы эштә булучылар тиздән таксига чыгачак. Күпчелек студентлар да автобус белән йөрми бит хәзер: укуга я машинасында, яки таксида бара. Һәм кайта. Гомумән, җәяү йөрүне онытып барабыз бугай инде. Иренүдән, саф һава сулыйсы килүдән генә дә түгел. Ашыгабыз чөнки. Дөнья куабыз. Машина белән куу тизрәк кебек тоела.

Җәяү йөрсәң, куркынычсызрак төсле. Машиналар катнашында күпме һәлакәтләр булып тора әнә, күпме кеше вакыттыннан да бакыйлыкка күчә. Бер карашка гына шулай шул. Чөнки шул ук машиналарны күпме җәяүлеләрне дә бәреп үтерә. Тәпи баручыларның үз гаебе сәбәпле дә һәлакәтләр чыга тора. Нигәдер җәяү йөрү культурасы да, машинада йөрү культурасы да җитеп бетми безгә. Әнә, күптән түгел кунакка Мәскәүдә яшәүче танышларым килгән иде. Үз машиналары белән килгәннәр безгә. Руль артында булучыларның үз-үзләрен тотышларына, тиешле утын кабызмыйча гына уңга яки сулга борылуларына, кисәктән генә туктый башлауларына гаҗәпләнгән алар. Мәскәүдә болай йөрсәләр, болай да “басып торучы” шәһәр бөтенләй хәрәкәтләнә алмас иде, диләр алар. Монда да гаҗәпләнергә кирәкми. Төркиягә фәлән барсак, анда урамдагы йөрешне күреп, үзебез дә шаклар катабыз әле.

Сулар һавабыз җиңел һәм саф, урамнарыбыз киң, юлларыбыз имин булсын иде. Җәяү йөрүләр артык булмас инде ул хәзер. Ашыгабыз бит. Атлап баруга караганда, җилдереп бару – тизрәк тә, отышлырак та...
 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading